Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әниләр – якты кешеләр

28 ноябрь – Россиядә әниләр көне. Әниләр көне уңаеннан  редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар, рәсемнәр килә. Казан шәһәренең 11 гимназия укучылары  әниләренә сораулар биреп, журналист һөнәрен үзләштергәннәр, хикәяләр дә язганнар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

28 ноябрь – Россиядә әниләр көне. Әниләр көне уңаеннан  редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар, рәсемнәр килә. Казан шәһәренең 11 гимназия укучылары  әниләренә сораулар биреп, журналист һөнәрен үзләштергәннәр, хикәяләр дә язганнар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Әниләр – иң якты кешеләр!

Минем әнием Киров өлкәсе Яңа Смәиль авылында туган. Әниемнең туган авылы күпмилләтле авыл. Зур булса да, кешеләре үзара тату яшиләр, эштә дә сынатмыйлар, бик тырышлар.

Әнием Яңа Смәильнең 1 нче мәктәбендә белем алган. Математика, технология һәм физкультура дәресләрен аеруча яраткан. Кечкенәдән әбисе белән үскәнгә, аш-су пешерергә оста булган. Үскәч тә пешекче булырга хыялланган. Хыялын чынга ашыру өчен бик тырышып укыган.

Әниемнең дуслары да күп булган.  Дуслары арасында лидер булган ул. Төрле уеннар оештырып, үзе алып барган. Бергәләшеп футбол уйнарга яратканнар. Буш вакытларында әбисенә булышкан.

Минем яхшы укуым – әниемнең олы сөенече. Ә энем белән минем авырган чакларым – әниемнең иң борчылу көннәре. Әниемә сәламәтлек телим. Без аны бик яратабыз!

Алмаз Гыйлметдинов,

3 А сыйныфы укучысы

 

Мүлмә авылы гүзәле

Минем әнием – дөньяда иң матуры, иң чибәре. Ул Биектау районының Мүлмә дигән бик матур авылында туган. Бу авыл тау астында урнашкан. Авыл аша инеш ага. Әнием кечкенә чакта инешкә суга йөргән. Авылда урта мәктәптә укыган. Математика, рәсем дәресләрен яраткан. Ә өлкән сыйныфларда аңа тарих, геометрия дәресләре ошаган.

“Без үскәндә интернет, гаджетлар юк иде. Шуңа без урамда уйный идек. Җәй көне велосипедта йөрдек, туп белән төрле уеннар – футбол, лапта, волейбол уйнадык. Кышын чаңгы, чанада шуа идек”, – дип искә ала әнием балачагын.

Мәктәптә төрледән-төрле түгәрәкләргә йөрергә яраткан ул. Газета-журналлар да укыган. Мәктәптә узган бәйгеләрдә дә актив катнашкан. “Сезнең яхшы билгеләргә укуыгыз, сәламәт булуыгыз, тырышып белем алуыгыз – минем зур шатлыгым. Вакыт кына бик тиз уза, сез дә тиз үсеп җитәсез”, – ди әнием.

Риана Мостафина,

3а сыйныфы укучысы

 

Әнием – якты йолдызым!

Минем әнием Татарстанның бик матур шәһәрендә туган. Ул Чулман елгасы буена урнашкан.  Исеме – Чистай! Татар гимназиясендә тырышып укыган. Әйдәгез, балачагын ул үзе сөйләп китсен.

– Әнием, син ниди фәннәрне яраттың? Ни өчен?

– Күз нурым, мин укырга ярата идем. Шуңа күрә барлык фәннәр дә миңа җиңел бирелә иде. Фәннәр буенча олимпиадаларда катнаша идем. Шәһәребездә беренче урыннар яулап, республикага да бара идем. Китап укырга яраттым. Бер елны гимназиядә үткәрелгән “Иң күп китап укучы” конкурсында җиңдем. Минем укытучыларым да бик яхшы иде. Һәрберсе – шәхес. Хәзер дә алар белән аралашып торабыз.

– Дусларың белән нинди уеннар уйнадыгыз?

– Кызлар белән волейбол, пионербол, куыш уйный идек. Дусларым тәртипле, уңган кызлар, малайлар иде. Алар белән төрле темаларга сөйләшеп утырырга ярата идек.

– Буш вакытны ничек уздырдың?

– Безнең мәктәп янында пионерлар йорты бар иде. Анда мин бик күп түгәрәккә йөрдем. Бер ишектән чыгып, икенчесенә кереп китә идем. Рәсем түгәрәге, бию, театр, хор, җыр ансамбле, тегү түгәрәгенә өстәп, газета чыгара идем, мәдрәсәгә йөрдем. Өйне җыештырырга бик ярата идем. Апак мендәрләр өстендә ак япмалар һәрвакыт тип-тигез матур торсын дип тырыша идем. Бакчабызда да эшләргә яраттым.

–Әнием сине нәрсә шатландыра, нәрсә борчый?

– Мине кешеләрнең киң күңелле, мәрхәмәтле булулары шатландыра. Кешенең эчке дөньясын күрә белә торган инсаннар күңелемә сары май булып ята. Алдакчы, кара эчле, бертөрле итеп сөйли, икенче төрле эшли торган адәмнәрнең арта баруы борчый.

Ясмин Сөләйманова,

3 А сыйныфы укучысы

 

 

Шәл бәйләүче

Балык бистәсе районының Күгәрчен авылы кызлары элек-электән шәл бәйләргә яраткан. Минем әнием дә шул авылдан. Буш вакытларында иптәш кызлары белән шәл бәйләгәннәр. Телефон, компьютер булмаган шул ул вакытта. Ә саф һавада төрле уеннар уйнаганнар. “Гөлбану” уенын яратып уйнаганнар. Мәктәптә математика, рус әдәбияты һәм хезмәт дәресләрен яраткан әнием. “Син дә, улым, хезмәт тәмен тоеп, хезмәт сөеп үс”, – дип тәрбияли мине әнием.

Самат Гайфиев,

3 Б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев