Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре

«Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».

...Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым. Дәресләргә әзерләнгәндә татар теле китапларының эчтәлеге, бизәлеше  белән килешеп бетмәгән чаклар да күп булды.  Хәзерге заман балаларын кызыксындыру җиңелләрдән түгел. Телевизор-телефоннан башканы белмәгән балаларга әхлак тәрбиясе бирү дә кыен: әти-әнисе көн буе эштә, әби-бабай тәрбиясе дә җитеп бетми замана баласына, шунлыктан аларның күбесе тулысынча урам  карамагында кала. «Эт-мәчеләрне кыерсытучы, өлкәннәрне хөрмәт итмәүче, күңелендә кызгану хисе булмаган яшь буын каян килә соң?» дип аптырыйбыз соңыннан. Без бала чакта кичләрен өйдә китаплар укый торган идек- әле дә күбесенең эчтәлеге истә-шуларның эчтәлеге буенча кызып-кызып бәхәсләшә, фикер алыша идек…

Шуларны искә алып, укучыларны әз генә булса да кызыксындыру өчен мин кыска гына, тиз укыла, тиз истә кала торган кечкенә  шигырьләр  язып карарга булдым. Ни гаҗәп, аларга минем иҗат җимешләрем бик ошады, күбесе тиз арада ятлап та өлгерде. Ә инде «Кем инвалид?» шигырен укыганда, бертавыштан,карт бабайга урын бирмәүче егеткә нәфрәт белдерүләре минем күңелемдә өмет уты кабызды: әле бар да югалмаган икән,бары дөрес тәрбия бирү, ике юл чатында калучыларына  вакытында туры  юлны күрсәтә белү кирәк икән! Без- укытучылар- менә шул юлны күрсәтүче маяк булсак иде.

Нурисә Мөхәмәтова 

 

 

Тиен

Сикереп уйный агачта,

Чикләвек ул ярата.

Тотсаң әгәр  кулыңа,

Йоннарын да кабарта.

Нәни булса да тәпие,

Тиенкәй җитез бигрәк!

Аңа тиң матур жәнлекне

Әле табарга кирәк!

 

Куян

Йомшак кына куянкай

Бигрәк куркак йомгаккай.

Поскан да куак астына,

Карана як-ягына.

Кыштырдый яфрак та үлән..

Әллә куркыныч яный?

Шуңа да безнең кылый дус

Гел чабу ягын карый!

 

Керпе

Уйласагыз юаш диеп,

Ялгышасыз нык кына!

Энәле кулмәген киеп,

Баскан урман сагына.

Алмадыр, гөмбәдер жыеп,

Сыйлый ул нәниләрен

Сыйпап та булмый шул узен-

Тырпайта энәләрен!

 

Бүре

Соры бүре, усал бүре

Йөридер урман буйлап.

Кайдан гына ит табыйм дип,

Явыз уйларын уйлап.

Бәрән-кәҗәләрегезне

Саклый күрегез аннан!

Алар өчен бу ач бүре-

Иң куркыныч бер дошман!

 

 

Аю

Лап-лап атлап кем киләме?

Бу бит урман патшасы!

Ялгыш юлыңда очраса,

Килә аннан качасы.

Кырмыскаларны туздыра,

Кәрәзле бал ярата.

Кыш җиткәч, тәпи суырып,

Өненнән чыкмый ята.

 

Төлке

Бик хәйләкәр диләр үзен,

Ярата чебеш көзен.

Койрык болгап, эз яшереп,

Алдый ул бөтенесен.

Туклана тычканнар белән,

Чаба куян артыннан…

Ятьмәгә эләкмим дисәң,

Саклан төлке халкыннан!

 

Эт

Бабам белән ауга йөри-

Яшен кебек тиз үзе.

Качып калмый бер куян да-

Бигрәк үткен шул күзе!

Чит кешене  өйгэ кертми-

Саклый ул безне әйбәт!

Тугъры дус булганы өчен

Әйтәбез аңа рәхмәт!

 

Сыер

Каймак-сөтен җыеп кайта

Ашап болын печәне.

Көйши үзе, мөгри үзе-

Менә  бөтен белгәне!

«Туйдыручыбыз   безнең!»,-ди

Әнием сыер сауганда.

Кайвакыт мөгезен кашыйм-

Икәү генә калганда!

 

Ат

Юаш кына,мышнап кына

Утын-печәнен ташый.

Салсаң капчыгына солы-

Аны яратып ашый.

Сабантуйларда чабыша,

Кирәксә, бакча сөрә.

Аннан башка, әйт, дускаем,

Авылда кем көн күрә?

 

Песи

Аяк астында буталып,

Йөри тере йомгагым.

Ул минем йомшак песием,

Минем якын дускаем!

Әле кечкенә булганга,

Эчә бары сөт кенә.

Менә үсеп җитсен әле-

Дошман булыр күсегә!

 

Мактанчык Фәрит

Беркемгә сиздерми генә,

Бабасыннан да качып.

Фәрит киткән тау шуарга

Тимер чанасын алып.

Менеп җиткәч тау башына,

Як-ягына каранган.

«Мин бик батыр икән!»,-диеп,

Күкрәк кагып  мактанган.

Тау биек-бераз куркыта…

Шүрләп тә куя узе.

Тик шулвакыт якынлашкан

Кызларга төшә күзе.

Болай озак торып булмас,

Күрсәтим дип кыюлык,

Коштай аска очкан Фәрит

Чанасына утырып.

Җиткәч тауның уртасына

Төшеп калган чанадан.

Куып җитим дип чананы,

Торып чапкан яңадан.

Чыр-чу килеп 3-4бала

Тауга менеп киләләр.

Ә үзләре бармак төртеп,

Фәриттән әй көләләр.

Аска  төшкэн ул мәтәлеп,

Муеннан карга батып.

Килеп җиткэн иптәшләре

Карый аңа шаккатып.

Фәрит хәлендә калырсың,

Йөрсәң әгәр масаеп.

Укуда-эштә уңган бул-

Торырсың гел макталып!

 

Мәктәбем

Мәктәпләргә барабыз,

Укып, белем алабыз.

Үзебез өчен икенче,

Яңа дөнья ачабыз.

 

Тәнәфестә - шаярабыз,

Тырышабыз дәрестә!

Шуңа да укый күбебез

Бары «дүрт»кә һәм «биш»кә!

 

Түгәрәкләргә йөрибез-

Кызык үтә көнебез.

Шуңа яратам мәктәпне:

Ул-икенче өебез!

 

Бик әйбәтләп укып чыгып

Булырбыз зур кешеләр.

Укытучы апалар да

Бары шуны телиләр!

 

Икмәк кадере

Күрдем беркөн мин урамда:

Футбол уйный малайлар.

Кычкырышып, шау-гөр килеп,

Туп артыннан чабалар.

Якын килдем яннарына

Белешим дип хәлләрен.

Тик ни типкәннәрен күргәч,

Тәмам бетте хәлләрем.

Яшелләнгән, каткан икмәк

Ята җирдә, мескенкәй.

«Нишлисез сез, йөрәксезләр,

Бу бит ризык-ипекәй!

Сез тук-таза булсын өчен,

Күпме хезмәт түгелә?

Йокы да, ял да күренми

Күпме кеше күзенә?

Валчык ашап,җан асраган

Сугыш чоры баласы!

Шушы кадәр таш бәгырьле

Ничек була аласыз???»

Җан ачысы белән әйттем:

Баш иеп тыңладылар.

«Башка алай итмәбез»,-дип,

Гафу да сорадылар.

Әй син, замана баласы,

Белсәң икмәк кадерен,

Ходай сиңа hәр эшеңдә

Бирер үзенең хәерен!

 

Кем инвалид?

Иртән иртүк халык тулы,

Автобус алга чаба.

Кемдер эшкә  ашыгадыр…

Кемдер мәктәпкә бара.

Алдагы  бер тукталышта,

Керде таяклы бабай.

Урын эзләп як-ягына

Каранды, бичаракай.

Янәшә генә урында,

Наушник кигән егет,

Берлинны алган диярсең-

Утырган герой кебек!

Бабайга игътибар бирми,

Тәрәзәгә авышты.

Музыкасын ача төшеп,

Йоклаганга сабышты.

Әйбәт кешеләр  аз тугел-

Бабай  урынын тапты.

Һәм яшьле күзләре белән,

Егет ягына бакты.

Әрнү тулы йөрәгендә

Немец салган яра бар.

Тик аннан да яман икән

Мәрхәмәтсез балалар!

Шулар бәхетле булсын дип,

Сугыш кичтеңме, бабай?

Бу очракта бабай тугел,

Ә инвалид – шул малай!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев