Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Өч сугышны кичкән Хәйдәрҗан

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесенә килгән тагын бер хат.

Кайсы гына авылны алма, кайсы гына шәһәрне карама, барысының да үз батырлары бар. Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, чөнки бүген аларның иң яшенә дә туксан  яшьтән артык. Дәһшәтле сугышның тере шаһитлары арабыздан акрынлап китеп баралар, шуңа күрә исәннәрнең язмышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Безнең Түбән Шубан һәм Югары Шубан авылларыннан 172 кеше Бөек Ватан сугышына илне якларга чыгып китәләр. Шулардан 108 кеше туган авылларына кире әйләнеп кайта алмыйлар, батырларча яу кырында ятып калалар.

Һәр шәһәрдә, һәр авылда диярлек, сугышта һәлак булган солдатлар истәлегенә һәйкәлләр бар. Исемлекләрдә - йөзләгән фамилия.

Авылдашым Фаҗылҗанов Хәйдәрҗан 1849 елда туган. Ул өч сугышта катнашкан: Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары.

Хәйдәрҗан абый Гражданнар сугышында катнашкан вакытында разведкага барган җирендә аклар тарафыннан кулга алына. Кышның иң салкын вакыты була. Аны атарга хөкем итәләр. Чишендереп, яланаяк килеш: “Бу салкыннарда барыбер үлә ул”, - дип аны кырга чыгарып җибәрәләр. Ишек төбендә торган сакчы аны жәлләп, шыпырт кына, кулындагы бияләен салып бирә. Фазылҗан, шул бияләйне аягына киеп, ялангач килеш, үзләренең иптәшләре янына йөгереп кайтып җитә.

1941 елда ул Бөек Ватан сугышына китә. Үзенең сугыш юлын ул Каменский юнәлешендә башлап җибәрә. Сугыша-сугыша Смоленск  шәһәренә барып җитә. Аларга Власов армиясе каршы килгән. Смоленск шәһәре тирәсендә бик каты сугышлар була. Батырларча сугышып, алар шәһәрне алалар. Шушы Смоленск шәһәре янында барган сугышлар вакытында ул авылдашлары Хәсәнов Хәбибрахман һәм Гарифуллин Хәмидулла абыйлар белән очраша. Алар сугыштан кайткач та, үлгәнче, бер-берсен туганнарыдай якын күреп яшиләр.

Смоленск шәһәреннән дошман гаскәрләренә каршы сугыша барып, 1944 елда Витебск шәһәренә барып җитә. Шушы сугыш вакытында 1944  елда ул авырып китә һәм аны Мәскәү шәһәренә госпитальгә кайтаралар. Аның күзенә катлаулы операция ясыйлар. Сәламәтләнгәч, аны үзе яткан госпитальдә алып калалар: ул анда санитар булып эшли.

Хәйдәрҗан абый сугышка үзенең бертуган ике энесе белән китә. Улы Нигъмәтҗанны да 1941  елда сугышка алалар. Ул сугышта үлеп кала. Икенче улы Фәтхрахман сугышка соңрак алына.

Хәйдәрҗан абыйның сугышта батырлык күрсәткән өчен бирелгән медальләре дә бар. Әлеге медальләр Фаҗылҗановлар гаиләсенең иң кадерле ядкарьләре.

Менә шулай итеп, Фаҗылҗановлар гаиләсендә туып үскән ир-егетләр туган илебез азатлыгы, безнең бәхетле тормыш өчен көрәшеп, үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Без дә аларның батырлыкларына сокланып баш иябез.

Туган җиребез өчен башын салган, илебез азатлыгы өчен фидакарьләрчә көрәшкән ветераннарыбыз бакыйлыкка күчсәләр дә, безнең аларны онытырга хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада! Бабаларыбызның, каһарман ир-егетләребезнең тормышы безгә батырлык үрнәге булып тора!

Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк  буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев