Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Редакциядә кунакта

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.

Мин “Салават күпере” һәм "Сабантуй" журналлары белән балалар бакчасыннан бирле таныш. Ә инде редакциядә кунакта булып кайткач, бу журналлар белән кызыксынуым тагын да артты. Редакциядә безне бик җылы каршы алдылар. Зилә апа журналлар турында бик кызыклы итеп сөйләде. Без монда биедек тә, җырладык та, шигырь дә сөйләдек. Редакциядә үз эшенең осталары эшли. Алар барысы да бик матур итеп татарча сөйләшәләр.

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый. Журнал битләрендә файдалы эчтәлекле язмалар бар. Аларны укып күп нәрсәгә өйрәнергә була. Минем үземә “Комикс”, “Син беләсеңме?”, “Уен сәгате”, “Мин булдырам”, "ЗТК”, “Гади математика”, “Мәзәкләр” рубрикалары аеруча ошый.

Безне шундый кызыклы сәяхәткә алып барганнары өчен сыйныф җитәкчебез Зоя Вилевнага һәм әти-әниләребезгә бик рәхмәтлемен! Яңадан-яңа очрашулар көтеп калам!

Фәнил Сәлимуллин,

180 нче гимназиянең 2Б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев