Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Рәхмәт чәе – тәмле чәй!

Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 

 

Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.  Безнең мәктәптә көн дә бәйрәм. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, татар теле буенча олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларның әниләрен «Рәхмәт чәе»ндә кадерләп кунак иттек. Чараны Яр Чаллы мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары оештырды.  Тәмле чәй өстәле корып, милли ризыклардан авыз итеп, укытучылар әниләр белән җылы әңгәмә, киңәшләшү, аралашу уздырды. Төп мәсьәлә – гаиләдә татар телен саклау, аны үстерү.

«Татар телен саклау өчен, иң беренче чиратта, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Вакыт табып татарча әсәрләр укысак, әйбәт булыр иде. Сүз уңаеннан, узган җәйге каникулларда Илдар бик яратып Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын татар телендә укып чыкты. Мәктәпләрдә татар теленә әз сәгать бирелсә дә, аны нәтиҗәле итеп куллансак, татар теле яшәр. Укытучылар да балаларга дөрес китаплар укырга, ул әсәрләрне анализларга өйрәтсеннәр иде. Мәктәптә өстәмә факультатив дәресләр үткәрү белән беррәттән, балаларны татарча сөйләшергә кызыксындыру максаты белән конкурслар, ярышлар үткәрергә тәкъдим итәр идем. Шундый конкурсларның берсе итеп, класслар арасында театр конкурсы үткәреп була. Ә катнашучылар саны күбрәк булсын өчен, җиңүчегә дәрәҗәле бүләк ясарга мөмкин. Татар әдипләре белән очрашулар үткәрү, татарча фильмнар карау, балаларны югары дәрәҗәгә ирешкән татар шәүесләре белән аралаштыру нәтиҗәле булыр иде. Ә эшне гаилә, мәктәп кулга-кул тотынып башкарса, һичшиксез, нәтиҗә озак көттермәс» – диде укучыбыз Илдарның әнисе Венера Хөснетдинова.

Укучыбыз Сәлимова Зәринәнең әнисе  Миләүшә Мирзаян кызының да фикерен ишетү кызыклы: «Мин Түбән Кама химия hәм технология институтында лабораторияләр мөдире hәм өлкән укытучы булып эшлим. Бүгенге очрашуга килүемә мин бик шатмын. Бик күңелле, эчтәлекле, матур очрашу булды. Хөрмәтле укытучыларыбыз безне бик җылы каршы алдылар. Тәмле, мул чәй табыны, кызыклы танышу уены, мавыктыргыч әңгәмә, үзе язган шигырь белән чыгыш ясаган татар теле укытучысы…Болар бөтенесе дә шушы очрашуда булды. Без күңелне борчый торган сорауга да тукталдык. Әниләр татар телен саклап калу турында үз фикерләре белән бүлештеләр. Балаларыбызның туган телләрен белеп, туган телдә сөйләшүләрендә гаиләнең һәм мәктәпнең роле зур дип саныйм мин. Татарча сөйләшү бик мөhим. Без өйдә дә, авылга кайткач та татарча сөйләшәбез. Зәринә иптәш кызлары белән дә татарча сөйләшә. Бар гаиләләрдә дә шулай булса, татар теле ныгыр иде. Безне зурлап чакырганнары өчен хөрмәтле укытучыларыбызга, Айгөл Ильфаковнага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Мондый очрашулар ешрак үткәрелсен иде».

Очрашу, чыннан да, эчтәлекле һәм күңелле булды. Әниләрнең дә, укытучыларның да йөзләрендә канәгатьлек, горурлык хисләре балкыды. Горурланырлык та, чөнки быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 3 җиңүче, 14 призер булды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев