Рухи хәзинә сагында

Мин Айгөл семьясы белән тәүге очрашканда кызы Рәминәгә биш ай иде. Ул ятсынмады, тыныч кына безнең әңгәмәне тыңлап ятты. Сүз арасында сабыйның теле ничек ачылу ихтималы турында гәп кузгалып куйды. Әти-әнисе, туганнары үз ана телебездә, газиз татар телендә ачылуын телиләр. Вакыты җиткәч үзләре дә сабый белән тик ана телендә генә гәпләшергә ниятлиләр. Ошбу эшкә минем дә катнашуны сорыйлар. Бу бик җитди тәкъдим, әлбәттә. Сүз бик кирәкле, мөһим гамәл турында бара. Мин сынап карарга булдым.
Әүвәл ярдәмгә рәсемнәр килде. Мин төрле картиналарга игътибар юнәлтәм, аларның үзгә сыйфатларын аңлатам. Рәминә дикъкать белән тыңлый. Кат-кат төшендергәннән соң сорыйм:
– Ат кайда икән монда?
Ул күп рәсемнәр арасыннан елкы сурәтен бармагы белән төртеп күрсәтә. Димәк, бахбайның тышкы кыяфәте, сүз белән аңлатулар баланың аңында беркеп калган дигән сүз.
Гәрчә әле сөйләшмәсә дә, Рәминә укыганны, хикәя кылганны тыңларга бик ярата, аңа зурлап әзерләнә: китапны алып килә, минем янга җайлап утыра, бирелеп тыңлый. Без аның белән Тукайның хәтсез әсәрләрен укыдык. Зур поэмаларын шулай да ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми, бераз укыгач, торып йөгереп китә.
Тора-бара, чама белән яшьтә өч ай тирәсендә, авазларны билгеле бер тәртиптә тезә, сүз оештыра башлады.
– Хәлләр ничек? – дип сорагач.
– Әбәт, – дип җавап кайтара.
Бераздан үзенә кирәкле җөмлә белән белдерә башлады:
– Би ипи миңа.
Күп тапкырлар ишетеп Рәминә Г.Тукайның "Туган тел" шигырен ятлап алды, аны җырлап йөрде. Бер җырлаганда аңа дәү әтисе Фәнис Хамзович та кушылды, парлап җырладылар. Фәнис Хамзович бик музыкаль рухлы икән. Матур итеп җырлый, баянда өздереп уйный. Рәминәгә җыр-моңны отарга зур мөмкинлек бар.
Рәминә "Әпипә"не үз итә, әнисенә:
– Бас, Әпипә, куй, – ди.
Бер вакыт аңа аю курчагы бүләк иттеләр. Анда татар җыры – "Тал бөресе" язылган икән. Рәминә шул кнопкага басты да ду китереп бии башлады, бөтерелде, кул чапты, музыка тактына туры китереп идәнгә тибеп-тибеп алды, һоп-һоп дип өйне яңгыратты. Музыка туктагач, барып кнопкага басты, көй дәвам итте.
Яңа ел алдыннан балалар бакчасында утренникта булдык, төрле характерлы сабыйлар белән очраштык. Безнең янда бер малай бөтен процессны әнкәсе алдына утырган хәлдә күзәтте. Рәминә исә кинәнде сикергәләп. Залның почмакларын тикшереп чыкты, хәтта, монда ниләр бар икән дигәндәй, курчак театрының пәрдәсен ачып карады, бер күрү белән генә канәгатьләнмәгәндәй, кабат килеп карады. Тәрбиячеләргә кушылып җырлады, шигырь сөйләде, туп белән уйнады.
Утренниктан соң сорый бу:
– Син хәзел минем белән баласыңмы?
– Юк, мин өйгә кайтам.
– Әйдә инде безгә кунакка, мин бит сине ялатам.
– Кайтырга кирәк. Көн караңгылана.
– Мин сине озатам. – Аның сөйләмендә кайчак шулай өлкәннәр стиле дә ялтырап киткәли.
* * *
Дәү әтисе эшкә китте. Рәминә әйтеп калды:
– Син ипиләл алып кайт.
Бераз торгач:
– Минем дә эшкә баласым килә, – ди.
Ул күп төрле профессияләр үзләштермәкче була.
– Мин повол булам.
– Минем клоун буласым килә.
– Баника (балерина) буласым килә.
* * *
Кафега барырга җыеналар. Рәминә кызыксына:
– Дәү әнием, син дәү әтигә аш пешелдеңме? (Дәү әтисе эштә).
* * *
Дәү әнисе сорый:
– Рәминә, син җимешме?
– Юк, мин Яминә. Җимеш әнә тегендә. – Өстәлне күрсәтә.
* * *
Бу бала кайчак күк җисемнәре белән дә кызыксынып куя:
– Әнә ай, әнә йолдыз. Кем куйган анда аны?
* * *
Йокларга яталар. Рәминәгә юрган ябалар. Ул тәпиләрен юрганнан чыгара:
– Һава суласыннар.
* * *
– Сиптем чәчәккә су. Алал анналы астына пис итәләлме? Күп эчкәч...
* *  *
Рәминәнең сүзләре:
– Минә чәй эчә.
– Минә баю-бай...
Болардан тыш күп сүзле җөмләләр дә тезә. Менә ул кухняда биек балалар урындыгында утыра. Мин аннан сорыйм:
– Тагын берәр нәрсә кирәкме?
– Әйе, йогулт. – Мин суыткычны ача башладым. Ләкин аны ачасы түгел икән. Рәминә әйтә:
– Яп суыткычны. Ач шкафчикны. Анда салгылт сумочка. Ал шуны. Сумкада бел йогулт. Бил шуны.
Икенче бер вакыт, ашап алганнан соң, әйтеп куя:
– Бил миңа тагы пичелька. – Бераз уйланып торганнан соң өсти – юк, билмә. Әни әйтә, бүтән яламый, д.
Уенга Рәминә бик җитди карый, җайлап әзерләнә. Уйнаганда гадәттә күзлек төшүчән була. Шуны истә тотып Рәминә күзлекне ипләп кенә ала, өстәлгә илтеп куя.
– Ятсын шунда. Аңа монда белкем дә тими.
Уйнап туктагач та Рәминәнең җибәрәсе килми.
– Тагын килермен, – дим. Ләкин тиз генә күрешеп булмады. Хәтсез вакыттан соң очрашкач, Рәминә үпкәсен дә белдереп алды:
– Киләм дидең, үзең килмәдең.
Бер вакыт Рәминәдән сорыйм:
– Бакчада нишләдең?
– Әниемне көттем.
Рәминә уенчыклары, курчаклары арасында уйнарга ярата. Каструльдә ризык пешерә, аны тарелкаларга бүлә, чәшкеләргә сала. Аннары курчакларын, этне, аюны, маймылны өстәл тирәсенә тезеп утырта, тарелкалар, кашык, чәнечкеләр тарата, кыстап ашата. Соңыннан аларны уенчык раковинада юа. Уйный торгач үзенең дә эчәсе килеп китте. Мин су бирдем. Эчеп бетергәч әйтә бу:
– Апа, су бити. Бал апки (су бетте, бар, алып кил). Мин монда көтәм.
Мондагы уенын тәмамлагач, курткасын, башлыгын тотып килә дә,
– Дәү әнием, хәзел әни кайта да, Сабинага кунакка келәбез (Сабина – күрше кызы, Рәминәдән бер яшькә кече). Кунакка йөрүне ярата, күрәсең. Әсхәт абыйсының кечкенә чакта төшкән карточкасын күргәч тә:
– Әйдә бәләкәй туган абый янына кунакка. Ул мине көтә, – ди.
* * *
Рәминәнең теле иртә ачылды. Хәзер камилләшү, баю процессы бара. Сүзләр, гыйбарәләр өстәлә. Тел көч-куәт ала. Хәзер сабый иркен сөйләшә. Теләкне, сорауны ничек белдерим икән дип аптырап тормый. Кирәкле сүзләрне мәшәкатьсез таба. Җөмләләр төзи. Шушы арада телефон турында сүз чыкты. “Миңа да телефон алылга кирәк”, ди. Күрәсең, актив хәбәрләшергә җыена.
Ул тик татарча гына сөйләшә. Бу бала кадерле рухи хәзинәне югалтмады, саклап калды. Ул аның аерылмас табигый мөлкәтенә әверелде, таныш-белешләре, милләте белән туганлаштырды.

Кызы Гөлназ сүзләре буенча Фәрит Хатипов әзерләде.


 
 
 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС! Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...
    2382
    0
    11