Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: "Китапханә төне-2019"

“Китапханә төне” берничә ел эчендә зур булмаган чарадан мәдәни күренешкә әверелде. Бу вакыйганы көтеп алалар һәм аның турында сөйлиләр. “Китапханә төне” акциясе – иҗат итү, китап белән танышу, кешеләр...


“Китапханә төне” берничә ел эчендә зур булмаган чарадан мәдәни күренешкә әверелде. Бу вакыйганы көтеп алалар һәм аның турында сөйлиләр. “Китапханә төне” акциясе – иҗат итү, китап белән танышу, кешеләр белән аралашу вакыты. Ел саен китапханәләр бер төнгә җанланалар: сөйләшә, иҗат итә, фикерли башлыйлар. Һәркем ирек  хисен, китапларның һәм әдәби сүзнең көчен тойсын өчен китапханәләр ишекләрен ача һәм үзләренә чакыралар.
Кукмара үзәк китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясендә жиденче тапкыр катнашты. “Бөтен дөнья - театр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кунакханә үткәрде. Кунаклар исә җирле язучылар, шагыйрьләр, шәһәр кешеләре иде. Алар “Магия театра” дип исемләнгән күңел ачу конкурсында катнашып “Яңа китаплар” күргәзмәләре белән таныштылар. Һәр катнашучы театраль фотозонада фотога төште.
Балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен кызыклы ял һәм аралашу урыны, төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм булды. Биредә балаларны сюрпризлар көтә иде. Алар гадәти булмаган мастер-класста катнаштылар - пластилиннан театраль маска ясау. Сәнгать мәктәбе  укытучылары бәйрәмдә катнашучыларны шаблоннар ярдәмендә үзенчәлекле битлекләр ясарга өйрәтте. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә иҗат һәм хыял дөньясына чумды.
Матур электрон презентация фонында балалар «Театр-әкият ул, театр – могҗиза» конкурс – уен программасында катнашты. Алар театр тарихы белән таныштылар, дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылдылар. Алсу Расим кызы театр профессияләре, Театрда үзеңне ничек тотарга, этикет кагыйдәләре һәм спектакльләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Балалар төрле кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче "Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Театрның төре, артист һөнәре, танылган артистлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Кунакларны «Тамчы" китап театры клубына йөрүче балалар чыгышлары белән сөендерде. Татар халык әкияте «Өч кыз», А. Алишның «Койрыклар» әкиятләренең инсценировкаларын бик талантлы һәм ачык итеп күрсәттеләр.
Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, күп уңай эмоцияләр, шатлыклы елмаюлар һәм язгы кәеф алдылар.
Авыл китапханәләре тарафыннан да алдан зур эш башкарылды: барча халыкны бу киң колачлы чарада катнашырга чакырган төсле, матур игъланнар басылды, чакыру билетлары таратылды, һәрбер укучы белән аерым эш алып барылды. Кунакларны матур итеп бизәлгән заллар каршылады. Төрле төсле шарлар, китап һәм фотосурәтләр экспозицияләре, ачык төстәге плакатлар, шулай ук бу чараларны оештыручыларның ягымлы елмаюлары бәйрәм хисе тудырды. Бирегә килүчеләрне күп кенә кызыклы чаралар көтә иде. Һәр авыл китапханәсендә китап укучылар өчен киңкырлы күңел ачу һәм танып белү программасы тәкъдим ителде: “Чын театр мәктәптән башлана” (Березняк), “Театр – яктылыкка, нурга илтә” (Байлангар, Чишмәбаш), «Китапханә төне -2019» (Өлге), “Драматург һәм театр  сәхнәсе” (Мамашир), "Театр йокысызлыгы" (Иске-Юмья), “Театр-серле дөнья” (Аш-Буҗи), “Театр яши, яшәячәк” (Зур Кукмара), «Театр – тылсым дөньясы» (Дусай), “Әкияттә кунакта” (Ядегәр) һәм башкалар. Бу кичтә китапханәләргә килүчеләр викториналарда, башваткычларда, танып белү уеннарында рәхәтләнеп катнаштылар
Ел саен үткәрелә торган “Китапханә төне” акциясенә йомгак ясап, шуны әйтергә була: китапханәләр авылда халыкның интеллектуаль ял итү үзәге булып калалар. “Китапханә төне” кебек киң колачлы чаралар төрле яшьтәге кешеләрне үзара якынайта. Заман китапханәләрен ул нәкъ менә массалы рәвештә үтүе белән җәлеп итә.

Фәния РӘХИМОВА,
Кукмара үзәк китапханәсе библиографы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев