Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Кышкы каникулның истәлекле мизгелләре...

Менә инде зарыгып көткән кышкы каникул да артта калды. Бу чорда иркенләп табигатьтә булырга тырыштык: чаңгы-чанада, тимераякта шудык! Ни дисәң дә, 9нчы сыйныфта вакытны күбрәк укуга, имтиханнарга әзер...

Менә инде зарыгып көткән кышкы каникул да артта калды. Бу чорда иркенләп табигатьтә булырга тырыштык: чаңгы-чанада, тимераякта шудык! Ни дисәң дә, 9нчы сыйныфта вакытны күбрәк укуга, имтиханнарга әзерләнүгә биреп, тирә-юньнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланырга мөмкинлекләр чикле кала.

Җир өстенә ап-ак юрган ябылган. Ә инде чыршылар үзләренең ак туннарын кигәннәр. Кыш көне урманда бигрәк тә матур. Куян эзләре дә бар. Урманда үзеңне башкача хис итәсең.
Кышкы авыл да үзенчәлекле. Йортлар кар әсирлегендә калганнар. Замана техникалары юлларны һәрчак ачып торалар, шунлыктан барасы җиреңә тоткарлыксыз, вакытында була аласың.
Кышкы каникуллар миңа бик ошады. Аның истәлекле мизгелләре бик күп булды: Яңа ел киче, сыйныфташларым белән бергә Казан шәһәренә бару.
Мин Яңа елны гаиләм белән каршы алдым. Бик күңелле булды. Әнием белән өстәлләр әзерләдек. Соңыннан җырлап-биеп күңел ачтык. Сәгать унике тулгач, салют карадык.
Каникулның соңгы көнендә сыйныфташларым белән бергә Казан шәһәренә бардык. Зур рәхмәтемне белдерәсем килә: сыйныф җитәкчебез Тәнзилә апага, автобус йөртүчебез Илсур абыйга һәм авылдашыбыз, Казан шәһәрендә зур урында эшләүче Һашимова Нурия Миннәхмәт кызына, директорыбыз Марсель Габделмәүлә улына. Балаларның күңелен күргәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә бик күп савапларын язсын.
Казан шәһәренә килгәч, аның матурлыгына сокландык. Казан шәһәре кичләрен искиткеч. Еллап түгел, көнләп үзгәреп торган башкалабыз бәйрәмчә бизәлгән. Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең.
Тамак ялгап алыр өчен "Сөембикә" кафесына кердек. Җылы ашлар ашап, чәйләр эчеп чыктык. Ризыклары шундый тәмле иде. Аннары Казансу елгасы яр буеның матурлыгын күзәттек. Анда нинди генә сурәтләр ясамаганнар! Шугалагы гына да ни тора. "Яна торган" агачлар да бар. Зур чыршыны да бизәп куйганнар.
Милли музей – ул безнең тагын бер горурлыгыбыз, үткәнебезне аңларга, өйрәнергә мөмкинлек тудыра торган “хәзинә сандыгы”. Анда булып, үзебезне рухи яктан баеттык.
Ә инде хәзер театрга да барыр вакыт җитте. Без күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча эшләнгән "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" дип аталган спектаклен карадык. Бу күңелле, көлкеле спектакль яшьләр турында, ул безгә бик ошады.

Төнге  Казанның матурлыгы тагын бер тапкыр шаккаттырды. Аны ничек кенә бизәмәгәннәр. Һәрбер чыршыда да диярлек, төрле төстәге утлар яна. Алар шәһәр урамнарын бизәп торалар.
Ризәлә Гыйлемханова,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев