Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Салават күпере – серле күпер.

Бакча балаларының танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерү максатыннан без быел район күләмендә уздырылган “Фәнгә беренче адым” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнаштык. Әлеге конференция...

Бакча балаларының танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерү максатыннан без быел район күләмендә уздырылган “Фәнгә беренче адым” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнаштык. Әлеге конференциягә без “Серле салават күпере төсләре” дигән проект эше әзерләдек. Эшне әзерләү барышында балалар белән Салават күперен башта табигатьнең иң матур һәм серле күренеш икәненә төшендек.
Җиде сөлгем, җиде төстә,
Җидесен дә элдем күккә.
Төрле ил халыкларының Салават күпере турында уйлап чыгарган мифлары, әкиятләре белән танышып, язучыларның әсәрләрен, шигырьләрен тыңладык.
Әгәр салават күпере чыкса,
Димәк яңгыр яуган урамда.
Тизрәк урамга чыгыйк,
Саф һава суларга.

Кайбер халыклар Салават күперен яратмыйлар икән, ә кайберләре Салават күперен күргәч, матур теләкләр теләгәннәр. Ә аңа бармак белән төртеп күрсәтергә ярамаган. Кайберләре Салават күперенең очында бер чүлмәк алтын бар дип уйлаган.
Татар халкы салават күперен күккә менү баскычы дип атаган.
Әйтик әле салаватны,
Салават – мигъраҗ баскычы.
Әйтик әле салаватны,
Салават - оҗмаһ ачкычы.

Салават күпере турында халык сынамышлары да бар. Салават күпере иртәнге якта чыкса, яңгыр явачак, ә кичке якта күренсә, яхшы аяз көннәргә. Салават күпере тиз юкка чыкса, яхшы һавага, озак торса яңгырлы һавага. Яңгыр явып торганда салават күпере чыкса, озак яңгырларга.
Буяулар, пумалалар, мамык таяклар белән, төсле кәгазьләр белән, төсле салфеткалар белән, квилинг ысулы белән Салават күпере ясау серләренә төшендек.

Әлеге проект эше бүгенге көн өчен бик актуаль, чөнки балалар гына түгел,  хәтта өлкәннәр дә Салават күперенең ничек барлыкка килүен аңлатып бирә алмыйлар, ә бакча балаларының кызыксынулары көчле. Шуңа күрә дә без балалар белән интернет-чыганаклардан эзләнеп аның сәбәбен ачыкладык.
Аның төсләре белән таныштык, ул төсләрнең тәртибен өйрәндек. Салават күперенең 7 төсе бар. Аның  төсләрен тизрәк истә калдыру өчен “Каждый охотник желает знать, где спрятался фазан” (татарча да уйлап таптык: “Карга оясына саескан яшергән затлы зонтикка шатлана”) дип әйтергә кирәк. 7 төс тә кул астында булмаган очракта, төрле төсләрне кушып, яңа төсләр ясап булуын да өйрәндек: кызыл + сары = кызгылт-сары; зәңгәр + сары = яшел; зәңгәр + ак = зәңгәрсу; кызыл + зәңгәр = шәмәхә.

Кыш көне Салават күперен күрү мөмкин түгел, шуңа күрә өй шартларында ясап карап була. Төсле “М&M” конфетларын тәлинкә кырына тезеп чыктык һәм аның өстенә кайнар су агыздык. Берникадәр вакыттан конфетларның төсе суга тарала һәм Салават күпере барлыкка килде.
Нәтиҗәдә без  Салават күпере турында, аның төсләре турында бик күп нәрсә белдек, аны төрле ысуллар белән ясарга өйрәндек. Әлеге чара белән без балаларга бик файдалы мәгълүмат бирдек.
Алсу Галиева, Мөслим районы Вәрәшбаш балалалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев