"Сабантуй" почтасыннан: Шәхесләребез истәлекләрен яңартып...


6нчы апрельдә 2нче гимназиядә урнашкан М. Г. Фәйзуллина исемендәге Тарихи-әдәби музейда бөек Габдулла Тукайга багышланган традицион әдәби-иҗади кичә булды. Белем йортының сыйныф җитәкчесе Гүзәл Талибуллина чыгышлардан соң укучыларының сорауларга чак-чак кына җавап бирергә өлгерде. 4нче сыйныфлардан Әдилә Ямалиева белән Самира Әмировага бәйгедә тиңнәр булмады. Ә икенче көнне Илнур Бадрутдинов телефонында кызыклы сайт булдырганлыгы ачыкланды. “Аралашу – бөек Тукаебызга башкача карау мөмкинлеген ачачак”, - ди ул. 
Иҗат кичәсенең биредә үткәрелүе очраклылык түгел. 2002 елда ук киң җәмәгатьчеллекә ишекләрен ачкан музейда дайми рәвештә бер тәрбия бирү үзәге булып санала. Ул Татариянең беренче әдибенә, хатын-кызлар арасында филология фәнәре кандидатына багышланган һәм, бөтен республикага бердәнбер музей булып тора. Музей советы әгъзалары һәрчакны шәһәрдә, Республика һәм Халыкара фәнни-практик конференцияләрдә дә катнашып торалар.
Музей исемен йөртүче атаклы мөгаллимә Махитап Фәйзуллина язып, газета битләрендә чыгарган “Җәлил турында истәлекләр”енә тукталып китү урынлы булыр (тулы язмасы музей архивында саклана).
“...Мин Җәлил белән Мәскәүдән үк таныш. Анда Нариманов исемендәге мәктәптә укытканда ул безнең Заһригөл исемле техничкабызда квартирда яшәде (1927 еллар булырга тиеш). Муса Җәлил үзе генә түгел, музыка мәктәбендә укучы бер егет белән безнең мәктәп пионерлары янына килеп, культура – политика эшләре алып барды, балаларны революцион кичәләргә әзерләде.
...Мәктәп күршесендә зур бер бинага Татар эшчеләре клубы урнашкан иде. Мин шул клубта председатель ярдәмчесе булып эшләдем. Эшчеләр белән беседалар уздырып, үзләренең иҗатлары белән таныштырырга клубка татар язучылары, шагыйрьләре еш киләләр иде.
...1939 елларда Муса Җәлил Казанда Язучылар союзында эшли башлагач, безнең танышлык тагын да яңарды. М. Җәлил тәкъдиме буенча язучылар белән бергә эшчеләр һәм мәктәп балалары арасында докладлар ясарга, газеталар һәм “Совет әдәбияты” журналына мәкаләләр язарга туры килде”, - дип язып үтә ул.

Р.S.: Гимназия директоры Рамил Аиров, аның урынбасары Маргарита Мансурова һәм укытучы – мөгаллимәләр шәһәрнең ТИҮенә һәм киң җәмәгатьчелеккә замнында гимназия-музей оештырып биргәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Алар тарихи бинаны күз карасыдай саклыйлар, заманча яңартырга омтылалар. Ул мәлне, башлангыч мизгелдә, уку елы башланырга атна-ункөн калган була. Җыеналар да “АлАз”ның генераль директоры  Равил Зарипов янына керәләр. Шәһәрнең аскы өлешендә милли гимназия кирәклеген тәкрарлыйлар, җитәкчене дә күндерәләр. Шулай итеп, тиз генә вакытта  аягына басып киткән белем йорты дәү киләчәккә нур ала. Хәзерге көндә чал каланың аскы өлешендә бер милли белем бирү үзәге булып тора.
Рафис Заһидуллин, Алабуга каласы

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • "САБАНТУЙ"ГА – 95 ЯШЬ! Бүген “Сабантуй” журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. “Яшь ленинчы” исеме белән ул беренче мәртәбә 1924 нче елның 10нчы октябрендә дөнья күргән.
    431
    0
    1