Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Сабантуй" почтасыннан: Ул безнең күңелләрдә!

Җәй табигатьнең иң матур мәле. Балаларыбыз бигрәк тә рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, өлкәнрәк сыйныф укучыларының кайберләре, мисал өчен, безнең Күзкәй мәктәбе укучылары, урак өстендә...


Җәй табигатьнең иң матур мәле. Балаларыбыз бигрәк тә рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, өлкәнрәк сыйныф укучыларының кайберләре, мисал өчен, безнең Күзкәй мәктәбе укучылары, урак өстендә хезмәт чыныгуы да алалар. Ә җәйнең иң матур көннәрендә алар мәктәп яны лагерендә рәхәтләнеп ял итте. Җитәкчеләре Владимир Карпов абыйлары һәм тәрбияче апалары аларга “тынгылык бирмәде”. Әле шәһәр белән танышырга Чаллыга чыгып киттеләр, аннан кайткач, авыл тарихын, бүгенгесен өйрәнәләр, фермага барып, терлекчелек тармагындагы хәлләр белән танышып кайттылар, китапханәдә дә нинди генә чаралар үткәрелмәде: төрле мастер-класслар (осталык дәресләре), әкият кичәләре, озын чәч конкурсы, викториналар һәм башкалар... 
Берсендә кунакка эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллинаны чакырдык. Бик кызыклы әңгәмә рәвешендә табигать-экология дәресе булды ул. Шуннан соң балалар табигатькә чыгып, апалары сөйләгән белән чагыштырып, үзләре өчен туган як табигатенең кызыклы якларын ачтылар.
Ә июнь аеның кояшлы матур бер көнендә мин балаларны авылдаш шагыйребез Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган очрашуга чакырдым. Анда балалардан тыш шигърият сөюче авылдашлар, шагыйрьнең сыйныфташлары Вәсилә Маннапова, Альбина Таһирова, авылыбызда яшәүче журналист, шагыйрьнең әдәбиятта беренче адымнарын яхшы хәтерләгән Заһидә апа Нәбиуллинаны чакырдык. Очрашуга Калмия авылыннан үзенең укучылары белән бергә Вера Сәлимова да килде.
Миңа калса, бик эчтәлекле, хәтирәләргә бай булды ул очрашу. Балаларның йотлыгып тыңлаулары, үзләренең дә катнашып, авылдаш абыйларының шигырьләрен сөйләүләре күңелдә: ел саен үткәрелә торган язучының язмышына, иҗатына багышланган мондый очрашу эзсез калмый икән, дигән фикеремне ныгытты. Буыннар үсеп тора, балалар мәктәптән соң ,авылдан китәләр, икенчеләре үсеп җитә. Ә менә мондый очрашудан шагыйрь абыйлары турында алар күңелендә матур хәтирәләр кала. Бу бик кирәк, авылдан чыккан танылган шәхесләребезне оныта барсак, без кемнәр булабыз?!


Фәннүр Сафин бик кыска гомерле булды. Шулай да үзеннән соң әдәбиятта лаеклы урын алырлык мирас калдырды. Аның шигырьләре туган җиргә мәхәббәт, сагыш-моң белән сугарылган. Алар тирән хисле, җылы, якты. Шуңа күрә аның шигырьләренә язылган җырлар әле бүген дә эстрада йолдызлары репертуарыннан төшми. ”Җырымда юатырмын”, ”Моңланма”, “Безгә дөнья дәшә”, ”Хушлашырга ашыкма”, ”Бер елганың ике ярында”... Бу җырлар моң белән сугарылган.
Очрашу бераз моңсуырак, хәтирәләргә бай булды. Заманында авылда сәхнә тоткан җырчы сыйныфташлары Альбина Таһирова, Вәсилә Маннапова Фәннүр Сафин сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шагыйрь белән бергә укыган мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Заһидә апа какча гәүдәле үсмер егетнең редакция каршында эшләгән әдәби берләшмәгә килүен, шул чагында ук аның шигырьләренең эчтәлеге, тирән хисле булуы белән башкалардан аерылып торуын искә алды.
Укучылар Айзилә Кашалова, Фирүзә һәм Рузилә Гатина язучы абыйларының шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу күмәкләшеп Фәннүр Сафин сүзләренә Риф Гатауллин язган “Ялгыз көймә” җырын җырлап тәмамланды.

Тәнзилә Шәйхнурова, Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев