Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Табылган бәхет

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә "Яшь прозаик" номинациясендә 1 урынга лаеклы дип табылган хикәя

 

 

Үзен белдертеп яз якынлаша. Ерактагы әрәмәлек яныныннан кошлар бөтерелә-бөтерелә, сөенешә-сөенешә үзләренең моңлы җырларын сузып үтәләр.  Дөнья уяна: күңелгә башка хисләр, башка төсләр кереп тула. Чарасыздан сикерәсе, кояшның һәр ягымлы карашыннан шашып көләсе, көннәр, төннәр буе табигатьнең ихласлыгына күмеләсе килә.

Ә агачларның бөтенләй үз тормышы: алар, әйтерсең, үзләре үк яз якынлашуын сизеп, яфрак яралар, бар дөньяны хуш искә күмеп, чәчәк атып утыралар. Ни дисәң дә, сихри, матур күренеш бу...

Авылның бер як очыннан бер төркем балалар күренә. Аларның күзләреннән дә, йөзләреннән дә яз тәэсирен укырга була. Табигатьнең кешеләргә үз тәэсирен, үз хисләрен бүләк итүен күрү шундый сихри көч бит ул!

Яз йөрәккә үтеп керә бит ул. Әйе, бик еш үзең дә сизми каласың. Зилә дә, әллә-ни уйланып барып, күрше Сәлимә әбине ишетми калды.

- Кызым, - дип кабатлады әби янәдән.

Зилә, уйларыннан читкәрәк китеп, Сәлимә әби янына ашыкты.

Сиксәне тулып килә иде инде әбинең. Аңа карамастан, яшәү көчен югалтмаган авырлыкларга бирешми атлый торган әби ул. Әби күпне күргән. Ире сугыштан соң кайткан кайтуын... Әмма озак тора алмаган, ике баласын ташлап бу дөньядан китеп тә барган. Олы кызы елга бер яңа ел алдыннан  кайта үзе... Улы бармы-юкмы - әбигә  дә мәгълүм түгел.

Сәлимә әбинең өстенә юка гына күлмәк өстеннән бер кат кофта кигәне сәер тоелды Зиләгә.

- Исәнме, Сәлимә әби. Нишләп юка киенеп чыктыгыз? Ялган кояшка ышанып, салкын тидерүегез бар, - диде ул, кайгыртып.

Әби, кызның сүзләренә әллә-ни игътибар бирми:

-  Акбаш күренмиме анда, кызым? – дип сорап куйды әби. Үзе күзләре белән тирә-яктан әллә ни күзли иде.

Акбаш – Сәлимә әбинең яраткан мәчесе. Көч-хәл белән үзен туендырган карчыкның мәче асравы ерактан мәзәк тоеласа да, ни кызганыч, әбинең бар байлыгы шул башы акка буялган мәче иде.

- Юк шул, күренмәде, Сәлимә әби, - диде Зилә. Үз эченнән генә: "Көндезен йолдыз санап баргач, күрмисең инде," - дип үзен сүкте.

 

Инде җәй җитәр вакытлар. Төрле төс алган чәчәкләр, очынып йөргән күбәләкләр ешайганнан ешая бара. Күктәге сандугач, тургай тавышы күңелнең әллә-кай җиренә сихәт өсти.

Зилә, бу матурлыкка хозурланып барган җиреннән тагын Сәлимә әбине күреп алды. Инде бу юлы инде Сәлимә әбигә: "Юк, мәчегезне күрмәдем," - дип кенә китеп барырга кыймады ул. Мескен әби, мәчесен югалганнан бирле, үтеп баручылардан Акбашны сорый, тапсалар, китерүләрен үтенеп басып тора. Кызганыч хәл.

- Әби, - диде ул, башына килгән фикерләрне әле җыеп та бетермичә. - Менә дигән идея килде миңа. Әйдә болай эшлибез: мәчебез югалуы турында белдерү элеп куябыз. Тапсагыз, бүләк бирәбез диергә дә була. Болай эшләсәк, берәү булса да күрми калмас, мәчегез табылыр.

Әбигә әлеге сүзләр ошамавын ачык сизде Зилә. Ул аңа сәерсенеп карап алды да:

- И, кызым... Табарлык булса, табылыр иде инде. Азапланма, белдерү элеп куеп кына табылмас ул, - диде Сәлимә карчык.

Зилә әбинең сүзләрен ишетмәдеме, әллә теләге шундый көчле булдымы - кайту белән белдерү ясарга кереште. Төрле төсле карандашларын алып нидер ясады, буяды, язды... Хәтта битнең кырый бер почмагына Акбашка ошаган песи баласын да ясап куйды. Ясап бетерү белән, авылның үзәктәге бер урамына кнопкалар ярдәмендә әлеге кәгазьне беркетеп куйды.

Бер көн үтте... Ике көн... Өч... Атна... Зиләнең ачуы чыгып, белдерүне умырып алып җыртып ук ташлады. "Бер генә дә изге кеше калмаганмы икән соң бу дөньяда?" - дип тузынып кайтты Зилә. 

Кәефе төшкән килеш, Сәлимә әбигә бу начар яңалыкны ничек әйтергә икәнен уйлап барды. Ләкин, нишлтмәсен, начар яңалык - начар инде ул.

Сәлимә әбиләрдә авылдашы Ләйлә апаны күреп, Зилә тагын да уйга батты. "Бәлки, әйтергә генә кирәк түгелдер," - дип уйлады ул. Уйларының очы очка бәйләнмәгәч, Сәлимә әбигә үзенең "яхшы идея"сенең барып чыкмаганын әйтергә булды.

- Исәнме, Сәлимә әби. Ләйлә апай, сез дә монда икән, - дип шатланган кыяфәт ясап елмайды Зилә.

- Менә ул минем олан, - дип аркасыннан кочты аны әби. - И, балам, рәхмәтләремне ничек кенә әйтермен инде сиңа. Белдерү ясыйк дигәч, бу рәвешле Акбаш табылыр дигән бер генә дә өмет юк иде. Олы кешегә нәрсә инде... Миңа шушы Акбашым таяныч та, терәк тә. Ничекләр шул гомер исән калган диген син. Әй, Акбаш, Акбаш... Олы кешене сөендергәнегез өчен, Аллаһ сезгә күп сөенеч бирсен, я Раббым, - дип, елап ук җибәрде Сәлимә әби.

Шатлык яшьләре иде бу. Әбинең күзләреннән бәхет күрергә була иде. Барыбыз да шат иде: Зилә дә, Сәлимә әби дә, аякларыма сырпаланып йөргән мәче дә...

 

Гөлназ Әхмәдиева

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укучысы

 

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә "Яшь прозаик" номинациясендә 1 урынга лаеклы дип табылган хикәя

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев