Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яңа 2021 нче ел әкияте

Борын-борын заманда түгел, 2020 нче ел азагында Җир шарының без күрмәгән бер җирендә яшәүче җанварлар арасында зур бәхәс килеп чыккан  икән...

 

Борын-борын заманда түгел, 2020 нче ел азагында Җир шарының без күрмәгән бер җирендә яшәүче җанварлар арасында зур бәхәс килеп чыккан  икән. Иң беренче Күсе чикылтап кычкырып җибәргән:

– Мин, барыгыз да беләсез, 2020 нче елның бик лаеклы Хуҗасы. Җитез булуым, акыл ягыннан да башкалардан өстен торуым бар җиһанга билгеле. Оста йөзәм, тиз йөгерәм, хәйләкәрлектә дә миңа тиңнәр юк. 2020 нче ел күз ачып йомган арада  узып китте: мин барлык осталыгымны күрсәтергә дә өлгерми калдым. Шуңа күрә Яңа 2021 нче елның да Хуҗасы булырга телим. Йә, әйтегез: кем минем белән уңганлыкта-булганлыкта ярыша ала?

Җәнлек-җанварлар тын калган, Күсенең тыйнаксызлыгына хәйран булганнар. "Кикрикүк! Синдә генә түгел, бездә дә һөнәрләр күп!" – дип Әтәч кычкырып җибәргән. "Бигрәк тыйнаксыз, бигрәк җыйнаксыз!" – дип Ат кешни-кешни  тыпырдап куйган.

Бәхәс озак дәвам иткән, тик Яңа ел хуҗасын һич билгели алмаганнар. "Кешеләр сине иң якын дус дип сөйли. Әйдә,сүз сиңа!” – дип Этне этеп-төртеп алга чыгарганнар.

– Әйе. Безнең эт халкы хуҗаларына дустанә мөнәсәбәтле. Тик атлар турында да шулай әйтеп була. Үгезләр дә кешеләргә авыр сугыш елларында бик ярдәм иткәннәр. Алар иң авыр эшләрне башкарган, аларны җигеп тә йөргәннәр... – дип өстәгән ул. Шулчак барлык хайваннар Үгезне күзли башлаганнар. Кәҗә түзмәгән: 

– Үгез, кәкре мөгез, син кайда? – дип кычкырып җибәргән. Шуны гына көткәндәй, басу ягыннан Үгез килеп чыккан.

– Зинһар, ачуланмагыз. Мин паспорт алып йөреп соңга калдым, – дигән.

– Вау-Һау! Күрәләтә ялганлау! Әле кешеләр дә паспортны 14 яшь тулгач кына ала, син бик яшь, – дигән Эт.

– Һич ялган түгел, – дигән Үгез. – 2020 нче елдан башлап республикада һәр бозауның колагына чиплар урнаштырыла. Анда бозауның адресы, туган көне – барысы, барысы күренәчәк, беләсегез килсә! Бары тик телефонны чиплы    колак янына якын китерергә генә кирәк!

– Бәәә, миңа да шундый паспорт-чип кирәк! – дип әйтеп куйган Сарык. Паспортка барысы да бик кызыкканнар.

– Син әллә ниләр беләсең, Үгез! – дип Үгезгә сокланганнар.

– Муууу, булыр бу! Киләсе ел башыннан әлеге системага атлар да кертеләчәк  икән. Ә башка төр хайваннар 2022 нче елдан паспортлы булачаклар.

– Әлегә паспорты булган бердәнбер хайван син икәнсең! 2021 нче елның лаеклы Хуҗасы бул, – дигән Күсе.

– Тырыш, акыллы, паспортлы Үгез елы туган җиребезгә рәхим итсен!Сәламәтлек, тынычлык алып килсен! – дип теләкләр тели-тели, барлык  җәнлек-җанварлар шунда ук бәйрәм итә башлаганнар, ди. Без дә шушы теләкләргә кушылып, түземсезләнеп Яңа елны көтәбез.

Наил Гайфуллин,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев