Иртәнге чәйгә – круассан

Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз! Бик тәмле һәм бик җайлы.
Круассанны олылар гына түгел, бөтен балалар да бик яратып ашый. Кибеттән сатып алганчы, үзең пешерсәң, берние юк икән. Сез дә пешереп карагыз әле.
Ә рецепты мондый:
1 пачка маргарин
0,5 стакан сөт
1 аш кашыгы коры чүпрә
0,5 стакан шикәр комы
бер чеметем тоз
1 пачка ванилин кирәк.
Әзерләү:
Җылы сөткә барысын салып, камыр басабыз (гадәттә, 3 стаканга якын он керә).
Кулдан төшкәнче басасы.
Суыткычка ярты сәгатькә куясы.
Камырны сигез кисәккә бүлеп, җәябез, өчпочмак формасында кисәбез.
Эчлек итеп повидло, куертылган сөт, сыр, джем - күңелегез ни тели - шуны салырга була.
Майлы табага тезәбез.
Өстенә сөт кушылган йомырка сөртәбез.
Мәк сипсәгез дә була.
Кызу булмаган мичтә пешерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.
-
VI тур җиңүчеләре Алтынчы турга йомгак ясар вакыт та җитте.