Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала турында... рәсем сөйли

Ул ясаган рәсемгә карап, бала турында күбрәк белеп була, ди психологлар.

Рәсем ясау һәрвакыт кешенең эчке халәте, хис-кичерешләре белән бәйле. Бала кулына карандаш яисә фломастер ала икән, димәк, тулысынча хыял дөньясына күчеп, үзенең эчке тойгыларын сурәтләүгә алына. Нәкъ менә шуңа күрә психологлар да балаларга рәсем ясата. Баланың нинди төсләр, формалар, буяулар сайлавы аны ныграк аңларга ярдәм итә.

Рәсемдә төрле ачык төсләр кулланыла икән, баланың кәефе дә, эчке халәте дә яхшы дигән сүз. Беркадәр тонык төсләр өстенлек итсә, эмоциональ халәте бик үк тотрыклы түгел, бәлки, авырып торадыр дип әйтергә мөмкин. Ләкин нәтиҗәләр ясарга ашыкканчы, бала белән сөйләшергә кирәк. Кайвакыт баланың рәсемдә кара төс куллануы космос ясавы белән бәйле, ә төсләрнең тоныклыгына буяуларның кибеп китүе сәбәпче булырга да мөмкин.

Ясалган кеше рәсеменә карап, шулай ук бала өчен мөһим әйберләрне билгеләргә була. Кешенең бите төгәл, ачык итеп ясалган икән, димәк, бала да әйләнә-тирәдәгеләр белән җиңел, ачык аралаша. Битләр бик үк төгәл ясалмаса, баланың беркадәр ябык булуы, үз фикерләре белән яшәве турында уйланырга мөмкин.

Рәсем турында бала белән сөйләшеп алыгыз, кем ясалган, аны нәрсә борчый, ул нәрсәгә шатлана. Гадәттә, балалар рәсемдә ясалган геройлар, хайваннар аркылы үзләре турында сөйләп бирәләр.

Гаилә рәсемен ясаганда, балалар үзләре өчен мөһим булган кешене беренче итеп, зур итеп ясыйлар. Үзләре аралашмаган гаилә әгъзасы схематик рәвештә генә ясалырга мөмкин. Әти-әниләр бергә тормаса да, еш кына, балалар рәсемдә ачык матур төсләр белән тулы гаиләне сурәтли. Сабыйлар дөньяны шулай күрә икән, бик яхшы. Бу аларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

Чынлыкта рәсемнәр безнең хакта да, балалар турында да бик күп күзгә күренмәгән әйберләрне сөйли ала. Моны  психологиядә махсус техника ‒ арт-терапия аркылы өйрәнәләр. Без әйтеп киткән берничә фикер әлеге зур белемнең нәни генә бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев