Логотип Журнал Сабантуй
Әти-әниләр өчен

Президент вәгъдә иткән 5 мең сум кемнәргә биреләчәк?

Әти-әниләр өчен файдалы мәгълүмат.

Күптән түгел Россия президенты Владимир Путин кечкенә баласы булган һәм ана (гаилә) капиталына дәгъва кылучы гаиләләргә өстәмә түләүләр турында хәбәр иткән иде. Ул кемнәргә бирелә һәм вәгъдә ителгән 5 мең сумны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Сүзебез шул хакта.

Беренчедән, өстәмә түләү 3 яшьлек һәм аннан кечкенәрәк баласы булган гаиләләргә каралган. Димәк, балага 4 яшь тулмаган икән, бу гаилә өстәмә түләүгә өметләнә ала. Гаиләдә берничә кечкенә сабый булса, акча аларның һәркайсына биреләчәк.

Икенчедән, өстәмә түләү өч айга каралган. Быелның апрель, май, июнь айларында түләнәчәк.

Өченчедән, акча ана (гаилә) капиталыннан түгел, бюджеттан бирелә. Димәк, капиталдан файдаланган булсагыз да, өстәмә түләүгә гариза яза аласыз. Моның өчен Пенсия фондына барып йөрисе юк, бар да электрон рәвештә эшләнә. Россия Пенсия фондының рәсми сайтында ана (гаилә) капиталы бүлегендә, “өстәмә айлык түләү турында” төймәсенә басып, гариза калдыру җитә. Әлегә сайтның бу төймәсе эшләми. Якын арада эшли башлар, дип ышандыра Пенсия фонды хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев