Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәлил хәзрәт дәресләре

Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллАллаһи вә бәрәкәтүһ!

Кешенең акылы бай булсын өчен аңа белем кирәк. Дөньяви белемне безгә мәктәп, ә дини гыйлемне мәдрәсә бирә. Анда безне укытучыларыбыз, остазларыбыз каршы ала. Мөхәммәд пәйгамбәребез бервакыт Әбүбәкер Гомәрдән: «Синең өстеңдә хакы булган кеше кем ул?» – дип сораган. Гомәр: «Әти-әнием», – дигән. Пәйгамбәр эндәшмәгән. Бераздан тагын шул ук сорауны кабатлаган. Гомәр тагын: «Әти-әнием», – дип җавап биргән. Өченче тапкыр сорагач та, шул ук җаваптан кәнәгать булмагач, Әбүбәкер Гомәр: «Остазым», – дигән. Пәйгамбәребез: «Остаз сине белемле һәм җәннәтле итә», – дип елмаеп җибәргән. Әти-әни баланы дөньяга тудыргач, аңа гыйлем һәм тәрбия дә бирсә, алар да остаз була.

Имам Әбүханифә хәзрәтләре бер яһүди узганда һәрвакыт аягүрә сәлам бирә торган була. Аннан: «Ник син ул узып киткәндә басып сәлам бирәсең?» – дип сораганнар. Имам: «Ул минем бер соравыма җавап бирде», – дигән. Бер сорауга җавап биргән өчен нинди зур хөрмәт. Без дә үзебезнең йөзәрләгән соравыбызга җавап биреп укыткан укытучыларыбызга хөрмәт белән карарга тиеш. Остаз ул кеше тормышында зур урын алып тора.

Имам Мәликне әнисе укырга җибәргәндә әйткән: «Син остазыңнан әдәпкә, әхлакка өйрән», – дигән. Белем алу белән беррәттән кеше тәрбияле дә булырга тиеш. Балаларның да иң беренче Аллаһ Тәгалә, аннары әти-әнисе, укытучысы, туган җире, туган теле алдында үтәргә тиешле бурычлары бар. Шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев