Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Алсу Фазлыева: ”Интернетта кешенең нәрсә эшләгәнен карап утыру – үз вакытыңны әрәм итү дип саныйм”

“Әни блогерлар” проектында кунакта булган җырчы Алсу Фазлыева белән әңгәмәдән өзек.

“Әни блогерлар” проектында кунакта булган җырчы Алсу Фазлыева белән әңгәмәдән өзек.

– Хәлләрегез ничек, Алсу? Кайларда, ниләр эшләп ятасыз?

– Авылда ятабыз әле, Балтач районында. Балалар да биредә ял итә, әбиләренә дә булышалар, футбол да уйныйлар, телефонга текәлеп тә утыралар.

– Авылда да телефонга вакыт каламы? Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?

– Заманасы шундый булгач, каршы килеп булмый инде ул. Балалар, чыннан да, телефонда еш утыра, ләкин икесенең карашы ике төрле. Олы малаебыз Аяз телефон аркылы дәресләр ала. Репетиторлар белән шөгыльләнә, инглиз теле һәм рус теле буенча укытучылары белән аралаша. Үзенә бу бик ошый. Тик социаль челтәрләрдә күренергә яратмый. Кечкенәсе Ильяс, алты яшьтә генә булса да, үзен чын блогер дип хис итә. Безгә дә әйтмичә “Тик-ток”та теркәлеп, төрле видеолар төшерә. Нинди генә кыяфәткә кереп, нинди генә эффектлар белән монтажламый ул видеоларын.

– Моңа каршы килмисезме?

– Баштарак сәерсенеп карасак та, хәзер инде каршы килмим. Видеоларның сюжетын үзе уйлап таба, үзе төшерә, үзе монтажлый. Шулай итеп, баланың актерлык сәләтләре дә ачыла, үз фикерен белдерергә дә өйрәнә. Минемчә, бу начар түгел, бәлки, киләчәктә бу аңа ярдәм итәр. Әлегә аның үз телефоны юк. Абыйсы яисә безнең телефон аша кереп иҗат итә.

– Интернет дөньясы нигездә рус телле дөнья бит инде ул. Ә сез балалар белән нинди телдә сөйләшәсез? Алар татарча беләме?

– Балалар белән бары тик татарча гына сөйләшәбез. Кечкенәсе рус балалар бакчасына йөрүенә карамастан, татарча яхшы белә. Олы улыбыз Аяз 149 нчы лицейда укый, анда милли телдә тәрбиягә, укуга зур игътибар бирелә. Ул татарча бик яхшы белә.

– Пандемия аркасында өйдә калган иҗат кешесе ничек яши?

– Бу вакытны файда белән үткәрдек. Карантин башында ук ике җыр иҗат иттек, хәзер дә әле тагын ике җыр яздырдык. Туктап тормадык дисәк була.  Мондый вакытта икенче эшнең булуы хәерле. Безнең шулай ук икенче эшебез бар. Шуңа күрә бер генә көн дә тукталып тормадык, икенче юнәлештәге эштә үз урыныбызны ныгыттык.

– Барысына да ничек җитешергә?

– Вакытны дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Йокы белән төп эшкә китә торган вакыттан калган 7-8 сәгатьне дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Минемчә, уңышка ирешергә телисең икән, бөтен кешедән бер сәгатькә иртәрәк торып, башкалардан бер сәгатьгә соңрак йокларга ятарга кирәк. Шул вакытта планлаштырган эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгып була.

– Балаларны эшләтүгә, эшкә өйрәтүгә карата фикерегез нинди?

– Балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтергә кирәк. Мин үзем малайларга һәрвакыт эш кушам. Кызлар эше дип тормыйм. Минемчә, эшнең хәзер аермасы юк. Урын җирләрне дә җыялар, идәннәрне дә, табак-савытларны да юарга калдырам.

– Балаларның буш вакытлары каламы соң?

– Балаларның буш вакыты булмаска тиеш дип саныйм. Уку елы вакытында безнең балаларның бер буш минуты да юк. Аяз күп еллар биюгә йөрде, соңыннан фтуболга күчте, төрле фәннәр буенча өстәмә дәресләр дә ала. Бу бик җайлы, теләсә нәрсә турында уйларга да, уйланырга да вакыты калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев