Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ангина һәм антибиотиклар – бирергәме, юкмы?

2 яшькә кадәр балабызга бер тапкыр да антибиотик биреп караган булмады. Тик быелгы кыш чын мәгънәсендә сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Кызыбыз соңгы ай ярым эчендә инде икенче мәртәбә ангина белән а...

2 яшькә кадәр балабызга бер тапкыр да антибиотик биреп караган булмады. Тик быелгы кыш чын мәгънәсендә сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Кызыбыз соңгы ай ярым эчендә инде икенче мәртәбә ангина белән авырый.

Балага әз-мәз салкын тиеп, борынына томау төшү дә әти-әнинең кәефен төшерә. Ә менә ангина кебек куркыныч авыру исә гомумән дә борчылырга мәҗбүр итә. Югары температура белән, хәлсезләнеп яткан баланың хәлен яхшырту өчен әллә ниләр эшләргә риза буласың. Тизрәк терелсен генә берүк!
Бу вакытта әти-әнигә, әлбәттә инде, антибиотиклар ярдәмгә килә. Әле дә хәтерлим, без кечкенә чакта, ангина килеп чыктымы, шундук антибиотик бирәләр иде. Ике көндә аякка басасың. Ә хәзер исә антибиоткларга караш үзгәрде. Интернет челтәре, телевидение аша танылган педиатрлар балага антибиотик бирү карарын кабул иткәнче, яхшылап уйларга киңәш итә. Алар фикеренчә, күп кенә авыруларны антибиотикларсыз да дәвалап була. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын , ангина – шундый авыруларның берсе.
Билгеле булганча, ангина ике төрле була: бактерияле һәм вируслы. Бактерияле ангинаны, әлбәттә, антибиотиксыз дәвалап булмый. Ә менә вируслысын, бактың исә, була икән! Вируслы ангина вакытында тамак төбенә махсус спрейлар сиптерү, тозлы су белән чайкау да җитә, дип ассызыклый белгечләр. Ике-өч көннән югары температура һичшиксез төшәчәк.
Ә ангинаның вируслымы, бактериялеме икәнлеген каян белергә соң, дисезме? Моның ике ысулы бар. Беренчесе – махсус анализ бирү, ә икенчесе – махсус стрептатест дип атала торган тест ясату. Хәер, бу шактый каршылыклы ысуллар дияр идем. Чөнки тамак төбеннән алына торган махсус анализны ясау өчен берничә көн кирәк. Ә бу ангина өчен озак вакыт. Антибиотик бирергәме, юкмы дигән сорауны тизрәк хәл итү сорала. Ә тест исә берничә бактерияне генә ачыклый ала. Ә тамак төбенә бактерияләрнең төрлесе төшеп утырырга мөмкин бит.
Шуңа күрә күп кенә әниләр участок табибы сүзен тыңлап, ангина диагнозы куелуга ук антибиотик белән дәвалауга күчә. (Әйе-әйе, участок педиатрлары танылган табиблардан аермалы буларак антибиотикка бик уңай карый. Кайберәүләр хәтта гади саклын тиюдән дә антибиотик билгеләргә мөмкин). Мин дә шундый аналар рәтендә. Чөнки баланың югары температура белән ятуын гомумән күтәрә алмыйм. Шундук паникага биреләм. Ә антибиотиклар исә баланың сау-сәламәт булачак көннәрен якынайта кебек тоела...
Тик шулай да бала чирләгән саен, аңа антибиотик бирү яклы түгелмен. Шуңа күрә бу юлы, кызым терелгәч,  аның иммунитетын күтәрү белән шөгыльләнә башларга исәплим. Ике яшьлек сабыйның иммунитетын ничек күтәрергә икән? Укыйм әле...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев