Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Апа-абыйдан калган аяк киеме – кигезергә ярамый!

Әйе, сез дөрес аңладыгыз: без бүген сезнең белән тагын бер кат бала-чага аяк киемнәре турында сөйләшербез. Хәтерләсәгез, кызым беренче тапкыр тәпи киткәч, бу турыда тәфсилләп беренче тәҗрибәм белән ур...

Әйе, сез дөрес аңладыгыз: без бүген сезнең белән тагын бер кат бала-чага аяк киемнәре турында сөйләшербез. Хәтерләсәгез, кызым беренче тапкыр тәпи киткәч, бу турыда тәфсилләп беренче тәҗрибәм белән уртаклашкан идем инде. Хәзер исә сезгә тәҗрибәле әни буларак төпле киңәшләр бирәсем килә.
Фото: pixabay.com
Әни булып “эшләүнең” ике елында ясаган төп нәтиҗәм шул булды: сабыйларга аяк киеме сайлау эшенә бик җитди карарга һәм, гомумән, баланың аяклары төзелеше, йөрешен һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк.
Сизеп торам: минем бу җөмләдән соң күп әниләр “тагын юкка куркыта инде”, дип уфтанып, ачуланып куячак. Тик бу чыннан да шулай, җәмәгать. Күпләрегезнең үзенчәлекле төзелештәге аякларга игътибар иткәне бардыр – кемнеңдер алар Х формасында, кемдәдер яссы табанлык, ә кемнеңдер аяк очлары эчкә карап тора (уф, дөрес аңлаттым микән инде). Һәм беләсезме нәрсә? Күп очракта бу генетик үзенчәлек түгел, ә нәкъ менә кечкенә чакта ата-ананың баласының йөрешендәге тайпылышларга игътибар итеп, аларны юкка чыгару өстендә эшләмәве нәтиҗәсе. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә проблема вакытында ачыклана икән, аны күп очракта тулысынча юкка чыгарып була.
Бер генә мисал китерәм. Билгеле булганча, поликлиникаларда безгә баланы ортопедка бер яшьтә һәм өч яшьтә күрсәтергә киңәш итәләр. Бер танышым нәкъ шулай эшләгән дә. Беренче баргач, ортопед барысы да яхшы дип кайтарган. Ә өч яшьтә килгәч исә, балада мин өстә китергән деформацияләрнең берсен ачыклаган һәм ата-ананы “нигә иртәрәк килмәдегез, кая карадыгыз”, дип сүккән. Шуннан соң әлеге гаилә баланың аягын дәвалауга керешкән. Ниһаять, ике ел узгач, балага биш яшь тулгач, вальгусны тулысынча җиңә алганнар. Ә табиб әйтүенчә исә, әгәр дә бу беренче карашка әллә ни җитди булып тоелмаган тайпылыш иртәрәк ачыкланган булса, аңардан күпкә тизрәк җилләр искән булыр иде.
Менә шулай, җәмәгать. Бу хикәянең төп нәтиҗәсе нинди? Әйе, баланың аякларын һәрвакыт контрольдә тотарга һәм бераз булса да шик-шөбһәгез бар икән, шундук ортопедка күренергә кирәк.
Фото: pixabay.com
Тагын бер мөһим киңәш – балагызга беркайчан да башка сабыйлардан калган аяк киеме кигермәгез.Монысын әле үзем дә күптән түгел генә белдем. Бактың исә, аяк киеме үзенең беренче хуҗасының табан астын кабатлый икән. Нәтиҗәдә, әлеге аяк киеме баланың аяклары формалашуга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әгәр дә аннан алдагы хуҗаның табан асты проблемалы булса, әлеге сандалик яки ботинка янына якын да килергә ярамый. (Минем әни бу җөмләдән соң “без дә үстек әле, сезне дә үстердек, табан астына карап тормадык”, - дияр иде).
Ә сез алай дип уйламагыз! Чөнки бу аяклар матур булсын өчен генә түгел, ә беренче чиратта, сәламәт булсын өчен кирәк! Дөрес формалашмаган аякларның тискәре нәтиҗәсе яшь барган саен үзен сиздерәчәк. Аяклардагы авырту белән генә түгел, әлбәттә. Умыртка сөяге шулай ук зыян күрә икән.
Нишләп әле бу темага алындың, дисезме? Чөнки бу бүгенге көндә минем өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Берничә көн элек кенә кызымның аяклары Х формасына керә башлаган кебек күренде дә, кайгыга баттым әле. Ортопедка язылдым инде. Хәзер түземсезләнеп кабул итү вакыты килеп җиткәнне көтәм.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев