Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Артист халкы балалары белән тау шуа: Иркә кызы кар ашый, Зөлфәт Зиннуров төнлә тау ясый, Лилия Муллагалиева бер яшьлек улына кар көрәтә /ВИДЕОЛАР/

Артист халкы җырлый гына түгел, шәп итеп кышның матур көннәрен балалары белән дә уздыра белә, аларның күңелен күрә.Мисал өчен җырчы Иркә туган ягы Аксубай районы Яңа Ибрайга әти-әнисе янына кайткан. К...

Артист халкы җырлый гына түгел, шәп итеп кышның матур көннәрен балалары белән дә уздыра белә, аларның күңелен күрә.

Мисал өчен җырчы Иркә туган ягы Аксубай районы Яңа Ибрайга әти-әнисе янына кайткан. Кечкенә кызлары белән бакча артына чана шуарга чыкканнар. Уртанчы кызы Әминә чана шуган арада, төпчеге Сөембикә кар ашарга да өлгерә. Моны күреп алган Иркә: “Ах, сине! Төпчек борыным, чебеш борынмы син? Нишләп син хәзер кулларыңны артка куйдың? Чөнки син кар ашадың”, - дип яратып кына орышып та куя.



Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова да иренең туган ягы Актанышта гаиләсе белән ял итә. Ире Илсур аларны кызы Асылбикә белән чанага утыртып урам буйлап тартып йөри. Менә кайда ул күңелле! Чын кыш! Чын ял! “Авылда шундый рәхәт! Кар көрәдек, чана шудык, бияләй суырдык. Рәхәтләнеп йоклыйбыз хәзер”, - ди Гөлназ.
“Башваткыч” тапшыруын алып баручысы Зөлфәт Зиннуров та кызларының күңелен күрергә онытмый. Төн дип тормаган, өй янында гына балаларына кардан тау ясап, аңа су сибеп, катырып куйган. “Балалар дигәндә нәрсә генә эшләмисең инде! Әйбәт булырга тиеш бу, Алла боерса! Тауга менә торган җирләре дә бар. Рәхәтләнәбез инде шуып”, - ди шоумен.



Төнлә дә ясарга була тау!))


Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)




Кызы Зәлияне чанада шудырырга да онытмый Зөлфәт. Яраткан этләре Назлы Зәлияне чанада тартып барган видеосын да урнаштырган әти кеше. “Иң рәхәте - авторитетка. Өйгә хәтле ятып кайта Назлы белән”, - ди ул.



Җырчы Лилия Муллагалиева өй тәрәзәсе аша гына бер яшьлек улы Ильясның әтисе белән бергә кар көрәгәнен күзәтә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев