Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Авыр хәлдән җиңел чыгасыңмы?

Тест

 

«Дөнья булгач, була төрле хәлләр», – дип җырлыйлар. Ә син катлаулы ситуациядән ничек чыгасың икән? Үзеңне тикшереп кара! "Сабантуй" журналының май санындагы тест сорауларына җавап бир, балларны сана һәм үзеңнең нинди булуыңны бел.

 

17-18 балл. 

Теләсә нинди катлаулы хәлдән дә чыгу юлын тиз табасың. Чөнки син кыю һәм тапкыр. Әмма кайвакыт үз-үзеңә артык ышанучан да булып куясың. Болай эшләп, дусларыңның ышанычын югалта күрмә! Үз-үзеңә ышану бик яхшы, тик кеше фикеренә дә колак салырга кирәклеген истән чыгарма. 

 

9-16 балл. 

Афәрин! Син тирә-юньдәгеләрне авыр хәлдә калдырмый гына, һәр авыр хәлдән чыгу юлын таба белүчеләрдән. Һәр ситуацияне контрольдә тота аласың. Бер-бер хәл килеп чыкса, шундук уңай якка хәл итә беләсең. Бу мактауга лаек сыйфат. Шулай дәвам ит!


6-8 балл. 

Дустым, син тормыштагы хәлләрне мәктәп дәреслегендә язылган кебек кабул итмә. Тормышта әзер җаваплар булмый, ул җавапларны үзеңә табарга туры килә. Фантазияңне эшкә җик, актив бул! Үз-үзеңә ышанычны арттырыга кирәк. Син барысын да булдырасың! Шуны истән чыгарма! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев