АВЫР ТЕМА: БАЛАГА НИЧЕК ҮЛЕМ ТУРЫНДА СӨЙЛӘРГӘ?

Үлем – котылгысыз процесс һәм балага нәкъ менә аның котылгысызлыгын аңлатуы кыен да. Ул баланы куркытырга яки, киресенчә, кызыксыну уятырга мөмкин. Баланың психикасына зыян салмыйча үлем турында ничек сөйләргә соң? Психолог Елена Савчук киңәшләре сезгә ярдәм итәр.

Иң беренче чиратта, бала белән бу темага сөйләшү башлангачы, аның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

– 3 яшькә кадәрге балалар үлемнең тормышның азагы икәнен, аның котылгысызлыгын аңламыйлар. Һәм, билгеле бер этәргеч булмаган очракта, алар бу тема белән кызыксынмаячак та.

– 3–7 яшь аралыгында бала өчен үлем төшкә охшаш процесс яисә каядыр барып кайту, сәяхәт сыман күзаллана. Бу яшьтә алар әле дә үлемнең котылгысызлыгын, һәм аны үзгәртеп булмавын аңлап бетермиләр. Бу тема алар өчен ниндидер серлелек, сихер белән бәйләнгән, үлем турында уйлаганда алар, бер үк вакытта, курку һәм кызыксыну хисләре кичерәләр.

–7–9 яшьлек бала өчен үлем кара көч, һәм күпчелек карт кешеләрне һәм авыруларны алырга килүче кара фәрештә буларак күзаллана. Бу яшьтә бала үлемнең котылгысызлыгын һәм аннан кире кайтып булмаганлыгын аңлый башлый, шуңа бәйле төстә үлемнән курку да барлыкка килә.

– 9 яшьтән соң үлемнән курку, кагыйдә буларак, кими төшә. Бала үлемне табигый процесс буларак кабул итә башлый. Ә инде яшүсмерлек чорында кешеләрдә үлемне романтизацияләү башланырга мөмкин, тик бу очракта да, алар үлемнең табигатен төгәл аңлыйлар.

Үлем турында сөйләшү, иң беренче чиратта, ата-аналарның үзләренә кыен, чөнки алар баланы куркытырбыз, психикасына зыян салырбыз, дип борчылалар. Шул ук вакытта, күп ата-ана бала бу төр мәгълүматны кабул итә алмаячак, дип ялгыша.

Ни  турында булса да сөйләгәндә әлеге тема тирәсендә сер, билгесезлек халәте тудырасыз, аны табу темалар (табу – тыелган) рәтенә кертәсез икән, сез, киресенчә, балада бу темага кызыксыну уятачаксыз, бу теманы тагын да кызыктырырлык итәчәксез.

Нинди дә булса катлаулы темага сөйләшү алып барганда, мәгълүматны җиткерүченең эмоциональ халәте бик мөһим. Сезнең бу мәсәләгә карата төгәл үз фикерегез булырга тиеш, тик шул ук вакытта, баланың бу темга бәйле борчылуларын да аңларга, ипле булырга кирәк. Баланың үлем турында ни өчен соравы белән кызыксыныгыз: әгәр, бу шәхси кайгыга бәйле түгел икән, баланың бу мәсәләгә карата фикерен сораштыру яхшы булыр.

Сезнең сүзләрегез никадәр гади һәм аңлаешлы булса, шулкадәр яхшырак. Әгәр ни дип җавап бирергә белмисез икән, баладан бераз уйлап алырга вакыт сорагыз, әмма соңыннан бу темага кире кайтырга онытмагыз. Үлем турында сөйләгәндә каядыр китү, фәрештәләр белән бәйләп аңлату зурлар өчен генә табигый сыман тоела, ә балада исә мондый җаваплар зур билгесезлек һәм өстәмә сораулар калдыра.

Бу сөйләшү өчен дөрес вакыт сайлау да мөһим. Баланың өстәмә сораулар бирергә, күңеленә якын алса, елап, моңаеп алырга да вакыты булсын. Әгәр дә сез балага үлемне дин күзлегеннән аңлатырга телисез икән, сезгә бу темага бәйле яхшылап укырга һәм әзерләнергә кирәк: билгесезлеккә урын калмасын.

Иң мөһиме, төрле дини күзаллауларны, фәнни аңлатмаларны бер казанга салып тугламагыз һәм үзегез уйлап чыгарып берни дә өстәмәгез! Бала өчен бу авыр темага әйләнгән икән, дин белгече яки психолог белән бергә сөйләшү оештырырга була.

Һәм онытмагыз: ата-ана баланы барлык кыенлыклардан һәм авыр хисләрдән саклап кала алмаса да, балага бу авыр чорны үткәреп җибәрергә, һичшиксез, ярдәм итә ала.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС! Дуслар, тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне! Әни – тормышыбыздагы иң кадерле, якын кеше. Әниләрнең тавышы да ягымлырак, пешергән ризыклары да тәмлерәк, карашлары да җылырак...
    405
    0
    0