Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Азнакай гимназиясе бер көнгә Венецияга әйләнә, герцоглар,принцессалар килә[фото]

Балда гимназистлар Венециянең XIV гасырында булды, дип яза район газетасы.Азнакай шәһәре гимназиясендә дүртенче елын декабрь азагында бал уздырыла. Быел гимназистлар Венециянең XIV гасырына әйләнеп ка...

Балда гимназистлар Венециянең XIV гасырында булды, дип яза район газетасы.
Азнакай шәһәре гимназиясендә дүртенче елын декабрь азагында бал уздырыла. Быел гимназистлар Венециянең XIV гасырына әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

Карнавал нәни клоуннар, кар бөртекләре, шәрык кызлары биюләре, купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар һәм көяз кавалерларның вальсы, гимнастлар, фокусчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Укытучыларның Казаннан ук кайтарткан бал-маскарад киемнәре дә күзләрне иркәләрлек иде. Алар муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинны да, герцог образына кертеп, полонез биеттеләр.
clipboard15
“Гимназия мәгариф учреждениләре арасында һәрчак югары баскычта тора. Балга да бик матур итеп әзерләнгәнсез, территорияне, бина эчен Яңа елга күркәм итеп бизәгәнсез. Шуның өчен коллективка, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт. Матурлыкны күреп үскән баланың күңеле дә матур була, бу күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде. Яңа елда яңадан-яңа уңышлар гына юлдаш булсын”, – дип, ул ихлас теләкләрен җиткерде һәм гимназия директоры Альберт Рахмановка бүләк тапшырды.

Олимпиадаларда республика күләмендә призлы урын яулаган өч укучы гимназия директоры гранты белән бүләкләнде. Быел аңа 9 нчы сыйныфтан Ләйлә Дәбихуллина, Азалия Имаметдинова, Нурия Баширәк лаек булды.
Әйтергә кирәк, балда бары тик уку алдынгылары, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәләрендә уңышлар яулаган укучылар гына катнаша. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева белдерүенчә, бу укучыларга этәргеч булып тора һәм бәйрәм елдан-ел күбрәк кунакларны җыя, диелә Азнакай районыннан алынган хәбәрдә.

Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев