Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала белән дөрес итеп кызынабыз!

Күргәнсез микән, шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә шундый язма таралды: чит илдә яшәүче ана 6 айлык кызы өчен кибеттән кояшка каршы крем сатып алган. Урамга чыкканда, аны сабыйның битенә сөр...

Күргәнсез микән, шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә шундый язма таралды: чит илдә яшәүче ана 6 айлык кызы өчен кибеттән кояшка каршы крем сатып алган. Урамга чыкканда, аны сабыйның битенә сөрткән. Нәтиҗәдә, кызның йөзе бик каты пешкән! Әлеге фотосурәтләрне тыныч кына карап та булмый...
Дөресен генә әйткәндә, бу вакыйга миңа бик зур тәэсир ясады. Ник дигәндә, мин кояш нурларын болай да бик өнәп бетермим. Хәзер исә кояшка каршы кремнарга, лосьоннарга да ышанырга куркыныч. Нишләргә, баланы кояшта янудан ничек сакларга? Бу тема мине бик тә борчый, җәмәгать!

Әйе, сүз дә юк, балага Д витамины кирәк. Әле шушы көннәрдә ортопед та шулай дип кайтарды. Баланың аяклары яхшы камилләшсен өчен организмда Д витамины тиешле күләмдә булырга тиеш. Ә аны каян алырга? Әлбәттә, җәй көне бу – кояш нурлары. Тик кояш нурларының башка ягы да бар бит. Белгечләр беравыздан чаң суга: сәламәт кызыну (загар) юк һәм була да алмый! Бактың исә, нәни чакта кояшта артык озак йөргән һәм пешкән балаларның олыгайгач тән рагы алу куркынычы бермә-бер арта икән. Алла сакласын...
Тик нәни баланы күләгәдә генә утыртам димә. Ул һәрвакыт кая да булса йөгерә, ни дә булса эшли! Бу очракта ата-ананың төп ярдәмчеләре – нәкъ менә кояшка каршы крем һәм лосьоннар. Тик менә аларны да дөрес итеп сайларга кирәк икән бит!
Дөрес итеп сайларга... Ничек була соң ул дөрес итеп сайлау?! Әйтүе генә җиңел, ә чынлыкта бу шактый катлаулы процесс. Чөнки кремнарның арткы ягында язылган, телне әйләндереп әйтүе дә катлаулы чит телдәге сүзләрдән торган состав безгә – гади әниләргә бер мәгълүмат та бирми шул! Нишләргә соң?
Сезгә төп киңәшем – дерматолог, косметологлар белән киңәшләшегез. Кабатлап әйтәм: педиатрлар белән түгел! Чөнки алар, кагыйдә буларак, кояшка каршы кремнар турында берни дә белми! Шуңа күрә алар сүзенә колак салудан мәгънә булмаячак. Ә менә дерматолог, косметологлар исә сезнең балага туры килә торган крем яки лосьонны “эһ” дигәнче сайлап бирәчәк.
“Әйдә, әкият сөйләмә, баланы кояшта кызындырам дип косметолог-дерматологка китмим лә инде мин!” – дисезме. Борчылмагыз, сезгә дә киңәшем бар! Беләм инде, күпләрегез буш вакытта рәхәтләнеп социаль челтәрләрдә утыра. Ә анда хәзер әни-блогерларның очы-кырые юк. Кояшка каршы крем-лосьоннар турында алардан да яхшырак белүче юк, ышаныгыз. Социаль челтәрдәге битләрендә актарынсагыз, һичшиксез, шактый гына файдалы мәгълүмат табачаксыз.

Әгәр дә инде сез социаль челтәрдә дә утырмыйсыз икән, бары тик таныш-белешләрегезнең кулланганы булган яки үзегезгә таныш кремнарга гына өстенлек бирегез. Моңарчы күргән-белгәнегез булмаган крем сатып алгансыз икән инде, аны чүплеккә атарга ашыкмагыз: аны баланың аяк яки кулына аз гына тидереп сөртеп куегыз. Реакциясен бик тиз күрерсез.
Киңәшләрем менә шул, җәмәгать. Бераз булса да ярдәмем тигәндер дип уйлыйм. Кояшта бары тик акыл белән генә кызынырга кирәк. Ә, онытып торам икән әле, очсызлы крем һәм лосьоннарга шулай ук кызыкмасагыз яхшы. Алар һәрвакытта да яхшы дигән сүз түгел. Даруханәләрдә сатыла торганнарына өстенлек бирегез. Тик кисәтәм: алар гади кибетләрнеке белән чагыштырганда күпкә кыйммәтрәк йөри.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев