Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала белән кибеткә: хокукларыңны төгәл бел!

Кибетләр, сәүдә үзәкләре  – минем яраткан темам, җәмәгать. Заманында бала тудыргач була торган депрессияне кибетләр ярдәмендә җиңгән кеше мин!  Шуңа күрә бу өлкәдә бик яхшы “йөзәм”. Тик күп әниләр әле...

Кибетләр, сәүдә үзәкләре  – минем яраткан темам, җәмәгать. Заманында бала тудыргач була торган депрессияне кибетләр ярдәмендә җиңгән кеше мин!  Шуңа күрә бу өлкәдә бик яхшы “йөзәм”. Тик күп әниләр әлеге урыннарга бик сирәк йөри. Яңа ел алдыннан, мәсәлән... Шул уңайдан сезгә ярдәм итү йөзеннән, бала белән кибеттә йөрү кагыйдәләре турында сөйләп бирергә булдым да инде.

Без кызым белән сәүдә үзәкләренә ул туып, бер ай узгач ук йөри башладык. Шуңа күрә авыз тутырып: “күрмәгән калмады” дип әйтә алам.  Хәзер исә ике яшьлек сабыем да  әлеге кибетләрне бик тә үз итә. Сәүдә үзәгенә охшаган берәр бина күрсә: “урра, кибет”, - дип кычкырып җибәрә.
Бала кечкенә чагында кибеттә йөрүнең әллә ни авырлыгы юк, әлбәттә. Ятып кына торган бала нинди проблема тудырырга мөмкин ди инде, име? Ә менә үсә төшкәч исә хәлләр мөшкелләнә. Нәни куллары белән тегесен дә, монысын да эләктерергә генә торган балага консультантлар кырын карый башлый, кайсыберләре шелтә дә белдереп алырга тартынмый.  Әгәр дә шук-шаян сабыең берәр уенчык, сок, савытны төшереп ватса, дөнья бетә. Нәкъ менә шуңа күрә дә күп кенә әниләр бала белән сәүдә үзәкләрендә күңел ачуга караганда, өйдә моңаеп утыруны кулайрак күрә. “Нервыларым янга калыр, ичмасам”, - янәсе.
Тик мин андый түгел, җәмәгать. Миңа, руслар әйтмешли, “движуха” кирәк. Шуңа күрә балага бәйле рәвештә килеп чыгарга мөмкин булган авырлыкларны “эһ” дигәнче җиңәргә өйрәндем. Сезне дә өйрәтәм хәзер. Язып алыгыз да, балагызны җитәкләп,  яңа ел бүләкләре җыярга сәүдә үзәгенә ашыгыгыз.
Беренче мисал. Коляскада тыныч кына мультфильм карап утырган баламны этә-этә балалар кибетенә килеп кердем. Як-якта күзне камаштырган төрле төстәге кием-салымны күреп, балам “аһ” итте. Мин стеллажлар аша барам, ә балам як-яктагы кием-салымны тоткалый. Ачу китереп артымнан йөргән консультант моны күреп авыр сулый, тик әлегә дәшми. Шулвакыт коляскам стеллажлар арасындагы кысан арага сыя алмыйча киштәләрнең берсенә китереп бәрә. Теге консультант түзми: “акрынрак кыланыгыз инде, кибетне җимерәсез бит”, - дип миңа мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта кызым кулына ялгыш эләккән майканы тартып алырга да өлгерә әле.
Әгәр дә кибетләргә яңа гына йөри башлаган “чәйнек” булсам, башымны иеп, гафу үтенеп чыгып китәр идем, мөгаен. Тик мин бит хәзер акыллы. “Хөрмәтле туташ, сез миңа шелтә белдергәнче, башта күзегезне ачып, кибетегезне күздән кичерегез. Кечкенә генә мәйданга күпме кием тутыргансыз. Ә закон буенча стеллажлар арасында  ким дигәндә 1,4 метр ара булырга тиеш. Ә сезнең күпме? 50 сантиметрмы? Өстәвенә, сез балалар кибете. Сабыйлар әлеге затлы майкаларыгызны тоткаламасын дисәгез, дөрес итеп элегез”, - дип җиффәрәм. Алай гына да түгел, шикаятьләр китабын сорап алам да, әлеге кибетләр челтәренең Россия буенча бердәм номерына шалтыратып зарланырга җыенуым турында әйтәм. Консультантны алыштырып куялар мени? Гафу үтенүдән башка чарасы калмый.
Икенче мисал шулай ук стеллажлар һәм киштә аралары белән бәйле. Мәсәлән, кибетләрнең берсендә балагыз ялгыш кына берәр предмет яки ризык төшереп ватты ди. Әлбәттә инде сездән бу товар өчен өстәмә түләү таләп итәчәкләр. Тик сез бирешмәгез. Әгәр дә бу хәл чыннан да ялгыш булган, ә стеллаж яки киштә арасындагы ара озынлыгы законга туры килми икән, әлеге гадәттән тыш хәлдә кибетнең үзен гаепләгез.  Акчаны судтан соң гына түләячәкмен, диегез. Әгәр дә инде чыннан да балагыз гаепле икән, ул чагында бәхәсләшмәскә киңәш итәм. Хәер, бәхәсләшә дә аласыз, билгеле. 100-200 сум өчен кибетнең сезнең белән судлашасы килмәс, мөгаен. Тик әхлак һәм кешелеклелек дигән нәрсә дә бар бит әле. Иң мөһиме, гаебегез юк икән, мәмкәләнеп тормагыз.
Чираттагы мисал исә кием-салым белән бәйле булачак. Инде әйткәнемчә, үсә төшкән баланың коляскада тик кенә утырасы килми. Ул әле бу әйберне, әлеге тегесен тоткалый башлый. Кайчакта үзең дә коляска өстенә берәр кием-салым яки алка ише кечкенә әйбер ташлыйсың да, онытасың. Ә кибеттән чыгып барганда, синең карак икәнлегеңне белгертеп ишектәге теге нәмәрсә чиный...
Ярый ла, сакчылар синең бала белән булуыңны аңлап, берсүзсез җибәрсә. Кайчакта әллә нинди хәлләр була бит. Мәсәлән, бер тапкыр безне кызым белән чүттән генә полиция участогына алып китми калдылар. Нәрсә өчен дисезме? Кызым кибеттә эләктергән көзге аяк киеменең бер сыңары өчен!!! Миңа ул бер сыңар аяк киеме нигә кирәк микән инде??? Әле минем размер булса ярар иде. Берәрсенә бүләккә дип алып чыгуым булгандыр инде...
Көлсәң көл, еласаң ела. Шуңа күрә, җәмәгать, беркайчан да кибеттә ашык-пошык йөрмәгез. Кибеттән чыгар алдыннан туктап, коляскагызны,балагыз кулындагы предметларны яхшылап тикшерегез. Артык проблемалардан азат булырсыз.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев