Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала өчен түгәрәк сайлыйбыз (киңәшләр)

Ата-аналарга бездән берничә киңәш

Мәктәптә укулар башлануга, ата-аналар балага өстәмә дәресләр – түгәрәкләр турында кайгырта башлады. Сайлап алу мөмкинлеге күп булгач, күпләр аптырашта. Кытай теле курсларына язылыргамы яки робототехниканы сайларгамы, ә бәлки баланы менталь арифметикага йөртергәдер?

Ата-аналарга бездән берничә киңәш

Беренчедән, баланың мөмкинлекләренә күз салыгыз. Монда чама хисен югалтмау мөһим. Еш кына, әти-әниләр, артык мавыгып, баланы берничә түгәрәккә яздыра. Нәтиҗәдә, бу дәресләрдән бала бик тиз арый, кызыксынуы да кими. Шуңа да бер түгәрәктән башларга кирәк.

Түгәрәкләрне алыштырудан курыкмагыз. Бала беренче тапкыр дәрескә баргач, әти-әниләр планнар корып, киләчәктә шушы өлкә буенча баланың нинди уңышларга ирешәчәген күз алдына китерә. Әмма балага бу өлкә ошамаска, бала педагогны кабул итмәскә мөмкин. Тик аңа карап кына, бу түгәрәкне ташларга кирәкми. Укытучы белән сөйләшеп, баланың фикерен дә ишетү мөһим. Бәлки, алтын урталыкны сайлап булыр.

Исегездә тотытыгыз: ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен дәресләрне сәбәпсез калдырмаска, укытучы биргән киңәшләрне үтәргә кирәк.

Балага кайчагында бала булып калырга – уйнарга, ял итәргә, вакытын якыннары һәм дуслары белән үткәрергә кирәклеген истән чыгармагыз. Артык авырлык баланы стресска китерергә мөмкин. Аның, борчылып, психологик яктан авыруга сабышуы бар.

Түгәрәк сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?

1. Баланың физик һәм психик үзенчәлекләренә.

Түгәрәкне баланың яше, сәламәтлеге һәм холкына карап сайларга кирәк. Әйтик, кызып китүчән балаларга спорт түгәрәкләрен сайлау яхшырак. Меланхолик балаларга тынычрак дәресләр кирәк.

2.Баланың сәләтенә.

Кайбер балалар балачактан ук сәләтләрен күрсәтә, мәсәлән, кемдер тиз йөгерә, кемдер яхшы бии яки җырлый.

3.Кызыксынуына.

Балага түгәрәккә йөрү кызык булырга тиеш. Әлбәттә, кызыксынуы шунда ук күренмәскә дә мөмкин. 4-5 ай дәвамында балада кызыксыну уянмаса, димәк, башка түгәрәкне сайлап карарга кирәк.

4.Түгәрәккә йөрүче балалар санына.

Әгәр бала оялчан булса, төркемдә аз балалар булганын сайлагыз. Бала әкренләп коллективка ияләшергә тиеш.

5.Бәясенә.

“Юрганыңа карап аягыңны суз”, – ди татар халык мәкале. Түгәрәк өчен ай саен түлисе барлыгын да истән чыгармагыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев