Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала өчен түгәрәкләр: бассейн сайлыйбыз

Кызымда суга карата мәхәббәт тугач ук уянды. Мунчаны да, ваннаны да шундук үз итте ул. Бассейн, диңгез турында исә әйтеп тә тормыйм. Елата-елата алып чыкмасаң, көне буе шунда мәш килергә мөмкин. Нәкъ...

Кызымда суга карата мәхәббәт тугач ук уянды. Мунчаны да, ваннаны да шундук үз итте ул. Бассейн, диңгез турында исә әйтеп тә тормыйм. Елата-елата алып чыкмасаң, көне буе шунда мәш килергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә без аны бассейнга йөртергә карар кылдык та инде.
Фото: pixabay.com
Хәзер башкалабызда баланы бассейнга йөртү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Яңа туган сабыйлар белән шөгыльләнә торган махсус йөзү үзәкләре дә бар, хәтта (хәтерләсәгез, бу турыда аерым язган идем). Бер-өч яшьлек сабыйлар турында исә әйтеп тә тормыйм. Бу яшьтәге балаларга тәкъдим ителә торган хезмәтләр саны берәү генә түгел, ә берничә. Күңелеңә кайсысы хуш килә, шунысын сайлап ал.
Бу арада шушы теманы өйрәнү белән мәшгуль булдым. Җыйган мәгълүматымны сезгә дә җиткерәм, бәлки файдасы тияр.
Казанда балалар белән шөгыльләнә торган бассейннар бихисап – барыбызга да таныш су спорты төрләре сараеннан башлап шәхси бассейннарга кадәр. Кагыйдә буларак, ике яше тулмаган сабыйлар “ана һәм бала” түгәрәкләренә йөри. Ягъни, кечкенә генә бассейнда бер төркем ана тренер күзәтүе астында балаларын йөзәргә өйрәтә, бергәләшеп төрле күнегүләр ясыйлар. Шәхси йөзү үзәкләрендә исә тренердан шәхси дәресләр алу мөмкинлеге дә бар. Бер тренировка өчен бәя, кайсы спорт сарае булуга карап, 1000 сум тирәсеннән башлана.
Ике яше тулган сабыйларны исә ата-аналар рәхәтләнеп су спорты сараена йөртә ала. Анда “иртә йөзәргә өйрәнү” дип аталган махсус түгәрәк эшли. Бер тренировкага бару 700 сум тора.  Аена  4  тапкыр йөри торган абонемент өчен - 2000 сум, ә 8 тапкыры өчен – 3300 сум акча түләргә туры киләчәк. Шәхси дәресләр шулай ук бар һәм алар инде, әлбәттә, кыйммәтрәк. Бер шәхси дәрес – 1100 сум тора. Биш шәхси тренировка өчен – 4950, ун тренировка өчен – 9900 сум түләргә кирәк булачак. Биредә инде тренер бары тик сезнең бала белән генә шөгыльләнәчәк.
Су спорт сараенда бәяләр шәхси йөзү үзәкләре белән чагыштырганда әллә ни аерылмый диярлек.  Тик шәхсән мин кызымны рәхәтләнеп шунда йөртер идем. Ни өчендер миңа бу спорт сарае ышанычлырак кебек тоела. Кызганыч, ул бездән бик ерак урнашкан. Шуңа күрә үзебезгә якын булган вариантка тукталырга  карар кылдык та инде. Анда аена 4 тапкыр төркемдә шөгыльләнү өчен безгә  шулай ук 2000 сум түләргә туры киләчәк. Ә менә сигез дәрес исә кыйммәтрәк – 3900 сум тора. Шәхси тренировкаларга килгәндә, 4 тренировка – 3200, 8 тренировкалык абонемент – 6200 сум тора.
Әлбәттә инде, ата-аналарның күбесен бәядән бигрәк, әлеге йөзү үзәкләрендәге шартлар борчый. Беркем дә нәни сабыен пычрак, микроблы, вируслы урыннарга йөртергә теләми. Тик миңа калса, бу турыда борчылыр урын юк. Ник дигәндә, Казанда балалар өчен йөзү үзәкләре шактый күп. Әле берничә ел элек кенә башкалабыз нибары ике-өч шундый үзәк белән мактана алса, хәзер исә  көндәшлек артык көчле. Шуңа күрә бассейннар теләсә-теләмәсәләр дә клиентларын саклап калу өстендә эшләргә тырыша кебек.
Фото: pixabay.com
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев