Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала ике яшьтә 200 сүз белергә тиешме?

Хәтерләсәгез, балама 1 яшь тулгач, педиатр һәм балалар невропатологларының: “Бу яшьтә бала ким дигәндә 10 сүз белергә тиеш”, - дигән җөмләләренә тулы бер язма багышлаган идем инде. Тиздән безгә 2 яшь...

Хәтерләсәгез, балама 1 яшь тулгач, педиатр һәм балалар невропатологларының: “Бу яшьтә бала ким дигәндә 10 сүз белергә тиеш”, - дигән җөмләләренә тулы бер язма багышлаган идем инде. Тиздән безгә 2 яшь тула һәм “белгечләр”гә ышансак, бу яшьтә без гомумән 200 сүз (!) белергә тиеш.
Фото: pixabay.com
Я, ничек, әниләр, сезнең дә чәчләрегез үрә тордымы? Ә менә педиатрлар чаң суга – ике яшьтә бала 200 һәм аннан да күбрәк сүзне белергә тиеш икән! Россиянең логопедия мәктәбе шушы нормаларга таяна, ди. Белгечләр фикеренчә, дистә еллар элек тулысынча сәламәт балалар 200 сүз (!) белән сөйләшкән. Ә хәзерге сабыйлар исә күпкә әкренрәк камилләшә.
Сәбәбен дә китерәләр әле: хәзер ата-ана күп вакытын бала белән сөйләшеп, аралашып түгел, ә телефон, гаджетларда утырып уздыра. Балага вакыт җитми. Нәтиҗәдә, мескен сабыйның теле акрын ачыла. Ә чынлыкта исә бала белән тугач ук сөйләшә башларга кирәк икән.
Хәер, тагын бер сәбәп бар. Бактың исә, хәзерге заманда тулысынча сәламәт балаларны бармак белән генә санарлык, ди. Авырлы вакытта гипоксия, әнидә стресс һәм авырлыклар, тулгак вакытында көтелмәгән хәлләр – болар барысы да нәни баланың теле ачылуга зур йогынты ясый торган факторлар.
Әлбәттә, табибларның сүзләрендә дөреслек юк түгелдер. Тик алар бу 200 сүз белән бәйле кагыйдәнең инде күптән искергәнлеген аңламый микән? Өстәвенә, үзләре үк сәламәт балалар юк дип тора, ачуым килмәгәе.
Ярар ла, минем инде тирем калынайды: әлеге раслауларны йөрәгемә якын алмыйм. Аннары, кызымның теле, сөбханаллаһ, яхшы гына итеп ачылып килә. Ә бит төрле әниләр бар. Күпләрнең нервысы чыдамаска мөмкин! Аларның күбесе бу турыда белүгә башларын бәрә-бәрә табибка чаба, баласына миллион төрле кирәкмәгән тикшерү уздыра, акча туздыра.
Ә чынлыкта һәр бала уникаль. Һәм ул 2 яшьтә 200 сүз белергә тиеш, дип беркем дә авыз тутырып әйтә алмый. Шуңа күрә бу очракта бары тик бер генә киңәш: бала белән сөйләшергә, аны күзәтергә кирәк! Сүзләргә генә түгел, ә бала үсешенең башка якларына игътибар итү сорала.
Беренче чиратта, бу , әлбәттә, аңлау. Әгәр бала сезне аңлый, сорауларга сүзсез генә җавап бирә икән – яхшы билге. Икенчедән, бала нибары 20 сүз белергә, тик инде сүзтезмәләр белән сөйләшергә мөмкин. Я, кайсы табиб сабыйның теле ачылмаган дип әйтә алачак? Өченчедән, тел ачылуда динамика күзәтелсен. Әгәр бала белә торган сүзләр күләме көннән-көн арта икән, кайгырырга урын юк.

Аннары әниләрне тагын бер проблема борчый: баланың әйткән сүзләре әйләнә-тирәдәгеләр өчен аңлаешсыз булырга мөмкин. Тик бу шулай ук гадәти хәл, ди белгечләр. Иң мөһиме, әни аңласын.
Менә шулай, җәмәгать. 2 яшьтә 200 сүзне йөрәгегезгә якын алмагыз! Моның турында күптән онытырга вакыттыр инде, ә? Хәер, уйлап карасак, бу раслауның бер уңай ягы бар бит! Көннәр буе телефон, планшетта утыручы әниләр бу турыда ишеткәч, куркуларыннан үзләре дә сизмәстән бала белән сөйләшә башлыйлардыр, мөгаен.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев