Бала рәсеме нәрсә аңлата? Психологлар фикере

Барлык балалар да диярлек рәсем ясарга ярата. Күп вакыт алар үзләренең гаиләсен тасвирлый. Аны ничек сурәтләүгә карап, кызыклы гына мәгълүмат белергә мөмкин. Балагызга карандаш, ак бит биреп, күзәтеп карагыз әле.

Психологлар аңлатуынча, бала үзе өчен гаиләдә авторитетлы саналган кешене беренче ясый башлый икән. Әгәр рәсемдәге кешеләр барысы да кыска буйлы булса, бу баланың үз-үзен бәяләве түбән дәрәҗәдә дигән сүз. Фигуралар кәгазь битенең өске өлешенә ясалса, бала үзенең гаиләдәге урыны белән килешми, моны үзгәртергә омтыла. Киресенчә, барысы да битнең астында урнашса, бала әллә ни үзгәртергә тырышмый. Иң яраткан кешесен бала беренче итеп кенә түгел, яхшырак, матуррак итеп тә ясый.
Ясалган кешеләр арасындагы ераклык гаиләдәге якынлыкны аңлата. Әгәр алар бер-берсе янәшәсендә үк икән, гаиләдә дустанә, ышанычлы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә дигән сүз. Әле алар арасында башка предметлар булмаса яки гаиләдәгеләр кулга-кул тотынып сурәтләнсә, димәк, бу бигрәк тә ачык сизелә. Әгәр киресенчә, кешеләр арасында ниндидер әйбер булып, яисә һәркем үз эше белән мәшгуль итеп тасвирланса, бу гаиләдәгеләрнең бер-берсеннән ерак булуын, анда якынлык, җылы аз булуын күрсәтә.

Баланың үзен сурәтләвеннән күпне белергә мөмкин. Рәсемдә ул олылар белән бертигез яки бераз озынрак икән, бу аның үзен үзенчәлекле, кабатланмас һәм бик кадерле итеп тоюын белдерә. Бик кыска буй түбәнсенү хисен дәлилли.
Башта эшләпә булу яклау кирәклеген искәртә. Ясалып бетмәгән йөз чалымнары баланың йомык, аралашмаучан икәнлеген сөйли. Эчке агрессияне бала тешләре күренеп торган авыз, куркуны зур күзләр рәвешендә сурәтли.
Аяклар киң итеп басып торган кебек ясалса, бала үз-үзенә ышанган, ә куллары артка, яки кесәгә яшерелгән икән, киресенчә, ышанычы нык булмавын күрсәтә.
Балалар колак ясарга яратмый, ләкин алар бар икән, бала чыннан да әти-әнисен тыңлый, олыларның сүзе мөһим булуын раслый.
Кечкенәләрнең рәсемнәрендә һәрвакыт кояш була. Ул – җылылык һәм тынычлык символы. Әгәр инде рәсемдә кемдер кояшны капласа, ул балага ни сәбәпледер комачау итүче булып аңлашыла.

Сурәттә төрле предметлар күп булу, гаиләдә, рухи байлыкка караганда, материаль әйберләр өстенлек итү турында сөйли.
Рәсемдә кемнеңдер сурәтләнми калуы начар, бигрәк тә бала үзен ясамаса. Беренче очракта, бу ул кешегә карата салкын караш яки үз итеп бетермәүне, ә икенчесендә, бала гаиләдә үзен кирәксез итеп тоюын аңлата.
Гаилә сурәтендә башка кешеләрнең булуы – бала нәрсәнедер үзгәртергә тели дигән сүз.
Яратмаган кешесен бала каты басып, өзек сызыклар белән ясаячак. Ә үз иткәннәрне йомшак, тигез итеп сурәтләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: