Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала тәрбияләү: бер гаилә балалары арасында көндәшлек

Балалар дөнья, кешеләр һәм үзара аралашырга өйрәнәләр, әти-әнинең төп бурычы — шушы өйрәнүдә аларга туры юл күрсәтү, ярдәм итү.  Фото: pixabay.comКөндәшлек балада 7 яшьләр чамасында барлыкка килә. Мис...

Балалар дөнья, кешеләр һәм үзара аралашырга өйрәнәләр, әти-әнинең төп бурычы — шушы өйрәнүдә аларга туры юл күрсәтү, ярдәм итү. 
Фото: pixabay.com
Көндәшлек балада 7 яшьләр чамасында барлыкка килә. Мисаллар ярдәмендә карыйк: мәсәлән, гаиләдә 2 бала ди. Берсенә 8, икенчесенә 2 яшь. Кечерәк бала күбрәк игътибар тәлап иткәнгә, олысы көнләшә башлады, ди. Әлбәттә, яшьләренә карауга аңлашыла: мөмкинлекләре төрле. Олысы гел үпкәләп, кечесе гел абый-апасы тарафыннан рәнҗетелмәсен өчен, әти-әнигә сак булырга кирәк тә инде.
"Аны миңа караганда күбрәк яраталар", "Мин начар бала, әни мине шуңа әзрәк ярата", "Мин бүген сүз тыңламаганга, әни энем белән генә уйнаячак" — балагызга болай уйларга юл куймагыз. Балагызның болай уйлавы — сезнең гаеп. "Икегезне дә бертөрле яратабыз", "Икегез дә бертөрле кадерле һәм якын" — бу сүзләрегез бала өчен берни дә аңлатмый, ул аңа ышанмый. Биредә, сезнең үрнәгегез, гамәлләрегез мөһим.

НИШЛӘРГӘ?


1. Гадел булыгыз. Балалар арасындагы бәхәсне чишкәндә орышу ягын гына карамагыз, һәр детальне аңлатыгыз.
2. Олысына — олыларча, кечесен — кечкенә балаларга хас булганча тәрбияләгез. Олысына кечесен рәнҗетергә юл куймагыз, кечесенә олысын хөрмәт итәргә өйрәтегез.
3. Кече баланы олысына юл куярга өйрәтегез. Олысын энесе-сеңлесен каратып, аның хезмәтчесенә әверелдермәгез. Ул үзе дә бала гына әле. Өй эшләрен бөтенесе башкарырга тиеш: олысы идән себерсә, кечесе уенчыкларын җыя.
4. Һәр баланың шәхси мохите, бары аныкы гына булган уенчыгы булырга тиеш.

ОНЫТМАГЫЗ:


уңышлы шәхес тәрбияләү бары сездән тора, әти-әниләр! Бала ул — чиста ак кәгазь бите сыман, барысы да сезнең тәрбия нәтиҗәсе.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев