Балада үз-үзенә ышанычны ничек тәрбияләргә?

“Улым үз сүзен әйтә белми, икеләнә. Әллә җаваплылыктан курка, әллә безнең фикердән. Берәр мәсьәләне хәл итәсе булса, һәрвакыт куркып кына: “Белмим”, – дип җавап бирә. Кайда хата ясадык икән? Моны төзәтеп булырмы?”

Бер танышым 10 яшьлек улының җаваплылыкны үз өстенә алырга куркуы турында сүз башлады. Бу сорауга иртәме-соңмы күп кенә ата-аналар җавап эзли. Чыннан да, үз көчләренә ышану, уңышсызлыкларга каршы көрәшергә өйрәнү кебек сыйфатларга балада кайчан нигез салына? Үз-үзенә ышаныч булмаган бала бу тормышта үз юлын таба алырмы? Характерда үз-үзенә ышаныч булдыра алмаган балага хәзерге заманда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

Сораулар, әлбәттә, күп. Җаваплылык, үз-үзеңә ышаныч уңышка китерә. Кайчакта әти-әни артык таләпчән булып, баланың шәхес булып формалашуында  киртәләр китереп чыгара. Психолог Гөлүсә Ахунова фикеренчә, балада  ышаныч хисен туганнан башлап, хәтта карында яткан чагында ук тәрбияли башларга кирәк. Бала үзен яратканнарын белеп туарга тиеш.

Үсә төшкәч, ышаныч хисе бала үз һөнәрләрен тормышта кулланырга өйрәнгәндә, ата-ана ягыннан мактау, ярату, ышану хисләрен тойганда арта. Ә 10 яшьтә бала шәхес буларак формалашкан була. Шулай да, бик тырышкан очракта, бу мәсьәләне хәл итеп була. Беренче чиратта, балага аның шәхес икәнлеген аңлату кирәк. Төрле вак эшләр кушу, әйтик, гөлләргә су сибәргә, песи баласын ашатырга, уенчыкларны җыярга, савыт-саба юарга, мәктәп сумкасын үзе тутырып куярга, үз шкафында киемнәрен тәртипкә китерергә һәм көндәлек план төзергә өйрәтү файдалы. Шулай эшләгән очракта, һичшиксез, әти-әни уңышка ирешәчәк.

Шулай ук, ышаныч тәрбияләүдә тәҗрибәле әти-әниләр һәм психологлар түбәндәге гади киңәшләрне истән чыгармаска куша.

Әти-әни үз-үзеннән башларга тиеш

Балалар ата-аналарның үз-үзен тотышы һәм характерының күп кенә үзенчәлекләрен үзләштерә. Балада җаваплылык, үз-үзенә ышаныч кебек сыйфатлар тәрбияли башлаганчы, гаиләдәге ир белән хатын буларак үзегезнең мөнәсәбәтләргә игътибар итегез. Бала әти-әни арасындагы бәхәсләрне бик авыр кичерә, гәрчә бу ызгышларда аның катнашы булмаса да. Теләсә кайсы конфликттан соң йорттагы тискәре атмосфера  баланың эмоциональ хәләтенә тискәре йогынты ясый, баланың ата-анага карата фикере үзгәрә, ышанычы кими. Нинди генә очрак булганда да ата-ана бер-берсенә хөрмәт хисен югалтмаска тиеш. Бәхәс, талаш булган гаиләләрдә балалар пессимист булып үсә. Ата-ананың үз-үзенә ышанычы булмавы балага да күчә. Ә ул, үз чиратында, теләсә кайсы эшчәнлектә уңышсызлыкка юлыгуның сәбәбе булырга мөмкин.

Кайбер психологлар, ата-аналар балада ышаныч тәрбияләүне максат итеп куярга тиеш түгел дип әйтәләр. Барыннан да элек, бала гармонияле үсеш алып, шәхес булып формалашсын. Ә моның өчен аны, беренче чиратта, хөрмәт итәргә, аның сүзен, фикерен санларга, ешрак сөйләшергә, аның инициативасын хупларга һәм, иң мөһиме, гаиләдә әйбәт микроклимат булдырырга кирәк.

 

Коммуникатив күнекмәләрне камилләштерегез

Үз-үзеңә ышаныч тирә-юньдәге кешеләр белән аралашу барышында формалаша. Бала үз теләкләрен һәм хисләрен белдерә алырга өйрәнергә тиеш. Оялчан балалар еш кына башка кеше фикеренә иярә. Балаларны  үз яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Монда балага сюжетлы-рольле уеннар ярдәмгә килә. Уен аша ул төрле рольдә булып, үз фикерен кычкырып әйтергә өйрәнәчәк.

 

Үз балагызны башка балалар белән чагыштырмагыз

Бу иң еш кабатлана торган хата. Ни өчендер, күрше баласы белән чагыштырып, әти-әни уңышка ирешәм дип уйлый. Әти-әнисе ягыннан ышаныч тоймау аркасында, бала ата-анасының мәхәббәтеннән шикләнә башлый. Нормаль үсеш өчен бала ата-ана мәхәббәтен тоеп яшәргә тиеш. Авырлыклар килгән очракта да ул нәкъ менә әти-әнисенең ярдәм итәчәген тоеп үсәчәк.

 

Балагызны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез

Еш кына әти-әниләр балаларында булмаган сыйфатларны булдырырга тырыша. Үз балаңдагы сыйфатларны күрә белергә кирәк,  ата-ана баланың мөмкинлегеннән чыгып эш итәргә тиеш. Соңыннан бала әти-әнисе куйган таләпләргә туры килә алмыйм дип куркып уңышсызлыкка юлыга да. Баланы шәхес буларак кабул итәргә өйрәнегез. Шул чакта баланы сәбәпсез шелтәләү дә кимер. Яраткан шөгыле булганда бала, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Димәк, мактар өчен сәбәп тә булачак дигән сүз.

 

 

 

Баланың талантларын үстерегез

Баланың сәләтен үстерерлек шөгыльләр табарга ярдәм итегез.  Иң мөһиме, бу дәресләр мәҗбүри булмасын, югыйсә, алар балага файда да, канәгатьләнү  хисе дә китермәячәк. Бала үзе сайлап алырга тиеш, мәҗбүри итү, киресенчә, зыян гына китерәчәк.

 

Кечкенә генә уңышлары өчен дә мактарга өйрәнегез

Баланың теләсә кайсы, кечкенә генә уңышларын да ата-ана күрергә тиеш. Тәртибе, яхшы билге, спортта булган уңышлары, ясаган рәсеме, ярдәм итүе өчен  балага бер җылы сүз әйтү аны “канатландыра”. Тик мактау белән дә артык мавыгырга кирәкми. Монда әти-әнинең алтын урталыкны таба белүе зарур.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: