Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага дөрес кием сайлыйбыз!

“Кием-салым турында күп яздың бит инде син, җитте!”, - дип әйтергә ашыкмагыз әле, җәмәгать. Әйе, яздым... Тик менә “дөрес” кием турында язганым булмаган икән әле...Дөресен генә әйткәндә, сабыйларны ки...

“Кием-салым турында күп яздың бит инде син, җитте!”, - дип әйтергә ашыкмагыз әле, җәмәгать. Әйе, яздым... Тик менә “дөрес” кием турында язганым булмаган икән әле...

Дөресен генә әйткәндә, сабыйларны киендерү кагыйдәләрен һәр ата-ана белә. Моңа өйрәтеп торасы юк. Тик күптән түгел мин бер мәкаләгә тап булдым. Автор баланы дөрес итеп киендерергә өйрәткән, сабыйларны ничек киендерүнең нәни психикага тәэсире бармы-юкмы дигән сорауга җавап эзләгән.
Шәхсән минем өчен интернеттагы бу мәкалә шактый кызыклы кебек тоелды. Өстәвенә, шактый ата-аналар баланы матур итеп киендерү өчен акча туздырырга яратмый. Төпчек балалар, кагыйдә буларак, өлкәннәрдән калган киемне киеп үсә. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге кием-салым күп очракта өр-яңа була. Тик чынлыкта исә ата-анадан бу өлкәдә шактый игътибарлы булу таләп ителә икән. Чөнки, дөрес итеп сайланмаган позиция баланың психикасына шактый тискәре йогынты ясарга мөмкин ди.
Ярар, озак сөйләп тормыйк, эшкә күчик. Балага кием-салым сайлауның гомуми кагыйдәләре.
Уңайлылык. Беренче чиратта, кием-салым бала өчен уңайлы булырга тиеш. Ул бит бер урында гына утырмый – уйный, йөгерә, сикерә. Шулай булгач, кием-салым баланың хәрәкәтләренә комачау тудырырлык булмасын.
Тукыма. Һәр ата-ана белә: бала-чага киеме өчен өстенлекле булган иң яхшы тукымалар – мамык, табигый вискоза һәм лён. Бер яшькә кадәрге балаларның киемнәре тулысынча әлеге тукымалардан эшләнгән булса яхшы, ә менә бераз үсә төшкәч, аларның тәнгә тиеп торган өлеше генә табигый тукымалардан булса ярый.
Бу кагыйдә җәй көне аеруча актуаль. Ник дигәндә, бала еш тирли, аның тәненә русчалатып әйткәндәге “потничка” чыга. Ә синтетик материаллар исә бу хәлне тагын да катлауландырырга сәләтле.
Кыска күлмәк алмагыз! Тагын бер мөһим кагыйдә: кызларга күлмәк сайлаганда, аның озынлыгына игътибар итәргә кирәк. Балага бер яшьме, икеме, тик күлмәктән аның трусигы күренеп торырга тиеш түгел. “Бала бу зонаның яшерен, интим икәнлеген хәзер үк аңласын”, - дип киңәш итә белгечләр.
Төсләр. Төсләр теләсә-нинди булырга мөмкин. Бердәнбер кагыйдә: аларны малайларныкы һәм кызларныкына бүләргә ярамый. Бу стереотиплардан читтә торсаң яхшы. Малайларда кызыл күлмәк яки футболка, кызларда зәңгәр комбинезон бик матур утырырга мөмкин бит.
Калган киемне яңасы белән буташтыр. Төпчек балалар бары тик өлкән апа-абыйларыннан калган киемдә генә йөрергә тиеш түгел. Бигрәк тә үсә төшеп, барысын да аңлый башлагач...
Әлбәттә, кисә ярый. Тик баланы вакыт-вакыт яңа кием-салым белән сөендерергә дә онытмагыз. Алайса сабый үзен читкә этәрелгән кебек саный башларга мөмкин. Сабыйның башына: “Әнә, абый/апаны ныграк яраталар, матур киемнәр алалар, ә мин һәрвакыт ул кигән нәрсәне киям”, - дигәнрәк уйлар килсә яхшы түгел. Минем бер танышым апасының күлмәкләрен киеп үскәнлеген һаман да хәтерли әле. “Миңа балачакта жүнле кием-салым эләкәмәде инде”, - дип әйткәне дә бар. Димәк, бу фактны исендә калдырган дигән сүз.
Зәвык белән киендерегез. Баланы һәрвакыт зәвык белән киендерергә кирәк. Бу аңа кыйммәтле кибетләрдән, матур-матур күлмәкләр җыю дигән сүз түгел. Тик бала матур итеп киенә белеп үсәргә тиеш. Алайса ата-аналар арасында “бала-чагага ярамаган тагын”, - дип санаучы һәм баласын теләсә-ничек киендерүчеләр җитәрлек.
Бигрәк тә кызлы әниләр балаларын зәвык белән киендерергә тырышырга тиеш. Бу аның киләчәк тормышына, имиджына зур йогынты ясый дип ассызыклый белгечләр.

Менә шулай, җәмәгать. Кыскача гына шундый кызыклы мәгълүматлар сезгә. Сездә баланы дөрес итеп киендерү белән бәйле кызыклы фикерләр туа икән, языгыз әле. Миңа бик кызык.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев