Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага нинди прививка кайчан ясала?

“Блогыңны инде ел ярым алып барасың, ә прививкалар турында берни язмыйсың!”. Күптән түгел язмаларымны укып баручыларның берсе миңа шундый дәгъва белдерде. “Бүгенге көннең иң актуаль темасына дәшмәвең...

“Блогыңны инде ел ярым алып барасың, ә прививкалар турында берни язмыйсың!”. Күптән түгел язмаларымны укып баручыларның берсе миңа шундый дәгъва белдерде. “Бүгенге көннең иң актуаль темасына дәшмәвең аңлашылмый”, – диде ул. Әйе, килешәм! Тема чыннан да актуаль. Ул шул дәрәҗәдә актуаль ки, мин бу турыда язарга да куркам...
Фото: pixabay.com
Нигә куркасың, дисезме? Чөнки әлеге темага багышланган сөйләшү, әңгәмәләрнең беркайчан да тыныч кына тәмамланганы юк. Һәр якның үз дөреслеге, һәркемнең үз сүзе сүз. Шуңа күрә бу темага фикерләүне һаман кичектерә килдем. Тик шулай да үз тәҗрибәм белән уртаклашырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Алдан ук әйтеп куям: бу блогтагы һәр җөмлә минем шәхси фикерем, белгечләр белән аралашып, төрле әдәбият укыганнан соң формалашкан күзаллаулар. Мин медицина хезмәткәре дә, галим дә түгел. Мин – әни!
Прививкалар темасына багышланган бердәнбер язмамда әйтеп узган идем инде: мин әлеге уколларга каршы түгел. (Беренче чиратта, сүз АКДС прививкасы турында бара. Чөнки нәкъ менә ул – иң авыр уколларның берсе). Тик аларны участок табибы яки шәфкать туташы кушканга түгел, ә акыл белән ясатырга кирәк.
Туберкулез. Инде язганымча, бала тудыру йортында безгә нибары бер прививка – БЦЖ ясадылар. Минемчә, аннан баш тартырга ярамый, чөнки туберкулезлы кешеләр адым саен... Алла сакласын! Бер яшьтә исә туберкулез таякчыкларына реакцияне тикшерү өчен манту куялар. Мин аны да ясаттым. Тик бер яшьтә түгел, ә яшь ярымда. Бу турыда тулы бер язма яздым. Аны шушы сылтама аша кереп укый аласыз.
АКДС ка килгәндә, без аны чистартылган чит ил аналогы белән алыштырырга карар кылдык. Беренче прививканы исә табиблар “кушканча” 3 айда түгел, ә 8 айда гына ясаттык. 6 айга кадәр үзем ясатырга теләмәдем, өстәвенә, невропатолог та минем бу карарым белән килеште. Ә аннары исә баланың тулысынча сәламәт булган вакытын көттем. Мин шул дәрәҗәдә куркак ки, кызымны тешләр чыгып та интектерергә тиеш түгел иде бу чорда.
Инде сөйләгән идем, бу препаратны сәламәт балаларга бары тик түләүле клиникаларда гына ясыйлар. Әлеге бәя эченә педиатр каравы һәм прививка керә. Прививка ясалганның икенче көнендә клиникадан медсестра шалтыратып хәлләрне белешә.
Әлбәттә, прививкага алдын ук әзерләндем. Башта кызымның кан һәм сидек анализларын бирдек, прививкага барырга өч көн кала исә сабыема аллергиядән дару бирә башладым.
Кагыйдә буларак, күп әниләр әлеге чит ил АКДС ына реакция булмады дип уртаклаша. Аның төп өстенлеге дә шунда бит. Тик безнең барысы да ул кадәр җиңел узмады. Икенче көнне кызымның температурасы 38 гә кадәр күтәрелде. Табиб исә миңа прививкадагы матдәләргә каршы температураны шундук төшерергә киңәш иткән иде. Мин нәкъ шулай эшләдем дә. Икенче көнгә, Аллага шөкер, температураның эзе дә калмаган иде.
Икенче прививканы исә без әле күптән түгел генә, кызыма 1 яшь тә 10 ай вакытта ясаттык. Әлбәттә, моның сәбәпләре бар иде. Әле авырды, әле бик озаклап тешләре чыкты, әле ерак юлга чыгарга кирәк булды. Шуңа күрә ашыкмаска карар кылдым. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә икенче прививканы да ясатып кайттык. Бу юлы исә реакция күпкә көчлерәк иде. Температура гына күтәрелеп калмады, ә укол урыны кызарып, шешеп чыкты. Балам елады, көйсезләнде. Ярый әле шәфкать туташлары вакытында шалтырата. Аның киңәше буенча дәвалаганнан соң, әлеге реакцияне өч көндә җиңдек. Шушы вакыт аралыгында медсестра һәрвакыт шалтыратып, хәл белешеп торды, Аллага шөкер. Әни кешенең юктан да күңеле була инде аның.
Өченче прививканы вакытында – икенче уколдан соң 45 көн узгач ясатырга планлаштырам, сәламәт кенә булыйк.
Тагын бер нәрсә әйтергә онытканмын икән әле: әлеге түләүле АКДС прививкасына бәяләр төрле районда төрлечә икән. Мәсәлән, Казанда ул 3500 сум тора. Ә менә башка шәһәрдәге медицина үзәкләрендә исә аны 2300 сумга ясатырга мөмкин.
Гепатит. Гепатитны бушлай поликлинкада ясатырмын дип уйлап йөргән идем. Чөнки алар һәр җирдә бертөрле. Тик дөресен әйтим, аның өчен аерым йөрисем килмәде. АКДС белән бергә ясамасаң, тагын сузылачак дип уйладым. Шуңа күрә түләүле клиникада ике прививканы бергә ясатырга карар калдым. Шул рәвешле, кызымның гепатиттан беренче привикасы бары тик 2 яшькә якынлашканда гына барлыкка килде.
Корь, краснуха, паротит. Бу прививкаларны 1 яшьтә ясыйлар. Без исә аларны шулай ук бераз кичектердек һәм 1,5 яшьтә генә ясаттык. Өстәвенә, ике прививканы да түгел, ә нибары краснуханы гына. Ни өчен дисезме? Чөнки бушлай поликлиникада корь һәм паротитка каршы прививка беткән иде. “Уф, күпме әзерләндем, күпме анализлар бирдем”,– мин әйтәм. Ә прививка юк. Хәер, аннары сөендем дә әле. Бәлки ике прививканы бергә ясатсаң, авыррак кичергән булыр иде. Ә болай бар икәнен дә белмәде.
Хәзер инде бу уколны АКДСны тулысынча ясатып бетергәч кенә куйдырачакбыз. Без җитешеп барганда прививкалары булса ярый әле...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев