Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү буенча 5 киңәш

*Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз. Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә хәзерләргә өйрәтегез.
*Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.
*Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
*Нидер килеп чыкмаса, баланы орышмагыз. Ул өйгә начар билгеләр алып кайтырга куркырга түгел, ә нәрсәдер барып чыкмаса, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер әти-әнисе барлыгын белергә тиеш.
*Әти-әниләр балага дәрес әзерләтеп кенә калмыйча, аның вакытын да дөрес көйли белергә тиеш. Уку һәм ял вакытын чиратлаштырып алып бару, ә иң мөһиме – дәресләр әзерләгәннән соң, берәр күңелле эш белән шөгыльләнү дөрес булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Габдулла Тукай мәсәлләре Габдулла Тукайның мәсәлләре исә түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр». Без сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.
-
Минтимер Шәймиев: "Созвездие-Йолдызлык" фестивален гамәлгә ашырырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк" Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара.
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.