Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балагыз су эчәме?

Дөресен генә әйткәндә, бу турыда күптән язарга план корып йөри идем инде. Тик һаман кичектерә килдем, кызым бераз үссен, тәҗрибәм артсын, дип уйладым. Кызымның су эчү белән бәйле гадәтләре дә үзгәрер...

Дөресен генә әйткәндә, бу турыда күптән язарга план корып йөри идем инде. Тик һаман кичектерә килдем, кызым бераз үссен, тәҗрибәм артсын, дип уйладым. Кызымның су эчү белән бәйле гадәтләре дә үзгәрер дип көттем. Тик алай булып чыкмады...
Фото: pixabay.com
Билгеле булганча, су – кеше организмы өчен зур әһәмияткә ия. Табиблар да, спорт буенча тренерлар да беравыздан халыкны көненә тиешле күләмдә су эчәргә өнди. Алар фикеренчә, организмга су җитмәү киләчәктә бик зур проблемалар китереп чыгарырга сәләтле.
Су эчү дигәндә, нәни балалар да игътибардан читтә калырга тиеш түгел, билгеле. Үсә торган организм өчен бу бигрәк тә алыштыргысыз төзүче материал булып санала. Шулай булуга да карамастан, хәзерге заман педиатрлары күкрәк баласына 6 айга кадәр су бирүдән баш тартырга киңәш итә. (Тагын бер кат әйтәм: сүз яңа карашлы заманча педиатрлар турында бара). Алар сүзләренә ышансак, күкрәктәге балага ана сөте дә җитә, чөнки аңарда нәни организм өчен кирәкле барча матдәләр дә бар.
Дөресен генә әйткәндә, мин шушы киңәшкә колак салдым да инде. Чөнки суга карата үзем дә бик битараф. Үземне мәҗбүр итмәсәм, аны бик җиңел генә чәй яки кофе белән алыштырырга мөмкинмен. Шул рәвешле, биш айга кадәр балам суның нәрсә икәнлеген дә белмәде. Аннары исә әкренләп каптыра башладым, чөнки без ими ашаудан туктадык... Һәм шундук яңа проблема белән очраштым: балам суны яратмады. Тегеләй дә итеп карадым, болай да иттем, варенье да болгаттым, нинди генә матур “бутылочкалар” сатып алмадым – барыбер файдасы булмады. Кызым су эчәргә теләмәде.
Бу гадәте үсә төшкәч тә үзгәрмәде. Сәбәбе нәрсәдәдер – белмим. Әллә алты айга кадәр су эчәргә өйрәтмәү ярамады (алай дисәң, минем төсле башка әниләрнең балалары рәхәтләнеп су чөмерә), әллә кызым бу яктан миңа охшаган: суга битараф...
Фото: pixabay.com
Нигә бу теманы күтәрергә булдың әле, дисезме. Чөнки эссе көннәр җиткәч, быел бу тема минем өчен аеруча актуальләште. Бактың исә, һава температурасы 25 градустан югарырак булганда, нәниләргә, бигрәк тә актив балаларга бик тә игътибарлы булырга кирәк икән. Тиешле күләмдә сыекча кулланмаган очракта, кояш аларга бик тиз “суга” ди. Кызганыч, мин моны үземнең начар тәҗрибәдә генә белдем шул. Хәзер барысын да рәттән сөйлим.
Көннәрдән бер көнне кызым белән паркка йөрергә чыгарга карар кылдык. Төш вакытында артык кызу дип, иртәнге уннар тирәсен сайладык. Озак та йөрмәдек, югыйсә, ике сәгатьтә өйгә кайтып җиттек. Тик кич белән кинәт кенә кызымның температурасы күтәрелде, коса башлады. Шундук ашыгыч ярдәм чакырттык. Тамак төбе кызыл түгел, салкын тимәгән диделәр. Диагноз: балага кояш суккан! Менә сиңа мә!
Аллага шөкер, икенче көнгә температураның эзе дә калмаган иде. Шулай да, мин әле шактый гына бу очрак өчен үземне гаепле сизеп йөрдем. Җәй көне балага күпме су бирергә дигән теманы шактый тәфсилләп өйрәндем. Хәзер сезгә дә берничә мөһим киңәш бирәм:
Кызу көнне бала организмына аеруча су кирәк вакыт иртәнге як һәм кояш баткан сәгатьләр икән – аны ешрак тәкъдим итегез. Ә менә кызу вакытта исә балага суны әз-әзләп кенә тәкъдим итәргә кирәк.
Ашаган вакытта су эчүдән баш тартсаң яхшы. Бу нәнинең ашказаны өчен шактый авыр, файдасы да әллә ни зур түгел.
Физик яктан актив балаларга суны күбрәк эчертергә кирәк!
Менә шулай, җәмәгать. Шактый гади киңәшләр кебек, тик еш кына алар турында онытып җибәрәбез шул! Ә су яратмаган балаларга аны ничек яраттырырга, дигән сорау үзем өчен дә сер булып кала әлегә. Юлын тапкач, бу темага тагын бер әйләнеп кайтармын әле.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев