Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балагыз йорт хайваны сорап аптыратса...

Күп кенә балалар йорт хайваны сорап аптырата. Әти-әниләр исә, мәшәкатьләрне уйлап, моны рөхсәт итми. Ә балага чыннан да өйдә эт, песи баласы яки кечкенә әрлән тоту кирәкме икән?Йорт хайваны булу балал...

Күп кенә балалар йорт хайваны сорап аптырата. Әти-әниләр исә, мәшәкатьләрне уйлап, моны рөхсәт итми. Ә балага чыннан да өйдә эт, песи баласы яки кечкенә әрлән тоту кирәкме икән?

Йорт хайваны булу балаларга яхшы яктан гына тәэсир итә. Алар чын гаилә дустына әйләнә, балага психологик, социаль, биологик юнәлешләрдә ярдәм итә. Беренче чиратта, йорт хайваны тоту баланы тәртипкә һәм җаваплылыкка өйрәтә. Өйдә кечкенә җанвар барлыкка килү – аны карарга, тәрбияләргә кирәк дигән сүз. Шуңа, бала йорт хайваны сораган очракта, аңа боларны алдан ук аңлату кирәк. Ул хайванның уенчык түгел, җанлы икәнен, аның өчен җаваплы булуын аңларга тиеш. Шулай итеп, бала кемнедер кайгыртырга, үз гамәлләренең нәтиҗәсенә төшенергә өйрәнә. Бу бигрәк тә эне-сеңелләре булмаган балалар өчен мөһим.
Дусты белән уйнап, бала үзе дә хәрәкәтләнә, физик яктан үсә. Шулай ук хайваннар стрессны алалар, баланың кәефе дә яхшыра дигән сүз. Йорт хайваннары акыл үсешенә дә тәэсир итә. Кече яшьтән үк бала дусты белән дөньяны өйрәнә башлый. Үзенең җанварын күзәтеп, ул башка хайваннар турында, кешеләр, гомумән, әйләнә-тирә мохит хакында яңа мәгълүмат белә.
 

 

Йорт хайванын ничек дөрес сайларга соң?


Беренче йорт хайванын балага 3-4 яшь булганда алу яхшы. Ләкин бу вакытта әле аны әти-әни караячак. Бала бу чорда дөньяны өйрәнә генә башлый, шуңа ул башта олыларның хайванны ничек караганын күзәтеп кенә торачак. Аннан ул үзе дә нәрсәдер эшләргә өйрәнәчәк. Бу яшьтә кечкенә хайваннар: әрлән, куян, попугай сайлау яхшы.
5-6 яшьләрдә бала әти-әни күзәтүе астында йорт хайванын үзе карый ала башлый.
7 яшьтә йорт хайванын тәрбияләүне бала үзе башкара ала. Инде курыкмыйча эт, йә песи баласы тотарга мөмкин.
Йорт хайваны алырга уйлаганда, аллергия, йогышлы авырулар, дөрес тәрбия күрмәгән хайван булу мөмкинлеге турында да онытмаска кирәк. Аллергия булган очракта, хайван алудан баш тартырга туры киләчәк.

Ә инде шулай да өендә кечкенә җанвар тотучылар бар икән, аларга балага кебек яхшы мөнәсәбәт, яклау һәм ярату кирәклеген истән чыгарырга ярамый. Шулай ук аңа тиешле прививкаларны ясатырга һәм сәламәтлеген тикшереп торырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев