Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балалар бакчасы кемгә кирәк - әнигәме, балагамы?

Булды бу, җәмәгать. Кызыбызны 2,5 яшьтә балалар бакчасына бирергә карар кылынды. Әлбәттә инде, күңелне корт кимерә. Өч яше тулмаган сабыйны садикка илтү аның психикасы өчен зыянлы булмасмы, аны анда к...

Булды бу, җәмәгать. Кызыбызны 2,5 яшьтә балалар бакчасына бирергә карар кылынды. Әлбәттә инде, күңелне корт кимерә. Өч яше тулмаган сабыйны садикка илтү аның психикасы өчен зыянлы булмасмы, аны анда кимсетмәсләрме яки, киресенчә, үзе берәр балага сугып, уенчыгын талап алып елатмасмы – башта мең төрле сорау...
Фото: pixabay.com
Балалар бакчасына бару карары юктан гына кабул ителмәде, билгеле. Инде күптән күрәм-сизәм: балама минем белән кызык түгел. Аңа чит кешеләр, балалар белән аралашу җитми, уйнар өчен компания кирәк. Ә мин көне буе берни эшләмичә, бары тик аның белән генә уйнап утыра алмыйм. Нәкъ менә шуңа күрә балалар бакчасы турында уйлана башладык та инде.
Әлбәттә, һәрвакыттагыча садикка чыгар алдыннан бу теманы бик яхшылап өйрәндем, белгечләрнең фикерләрен тупладым. Һәм беләсезме нәрсә? Популяр белгечләрнең барысы да беравыздан “өч-дүрт яшькә кадәр балага бакча кирәк түгел, бу - әти-әни теләге”, - дип белдерә.
“Ата-ананың күбесе баланы садикка бирүне аны җәмгыятькә якын итү, аралашырга өйрәтү теләге белән аңлата. Тик 4 яшькә кадәр балага яшьтәшләре кирәк түгел. Аларга әнисе дә бик җиткән. Сабыйларда яшьтәшләре белән дуслашу теләге бары тик 4,5-5 яшьләр тирәсендә генә формалаша”, - дип ассызыклый белгечләр.
Белгечләр әйтүен-әйтә. Тик алар ничек кенә хөрмәтле булмасын, мин моның белән килешмим. Ни өчен соң алайса балама минем белән күңелсез? Ни өчен ул һәркөнне мине: “Әйдә Әсгать, Әмир, Тимурларны кунакка чакырыйк”, - дип аптырата. Ни өчен балалар мәйданчыклары яныннан тыныч кына уза алмый. Шунда керәсе, балалар белән уйныйсы килә? Сораулар күп, ә җавап юк...
Хәер, бу сорауларга җавапларны мин бераз соңрак, башка белгеч аша таптым. Күптән түгел психологка баргач, ул безне: “балагыз садикка әзер, бер дә курыкмыйча рәхәтләнеп бирегез”, - дип кайтарды. Мин исә аңарга интернет челтәрендә популяр белгечләрнең фикерләрен китерергә ашыктым. Ул миннән көлде генә. “Андый гомуми сүзләргә ышанмагыз. Бу – бары сүзләр генә. Алар сезнең баланы күрмәгән, белмәгән. Ә сез – аның әнисе, иң якын кешесе. Кызыгызны сездән дә яхшырак белүче юк бит”, - диде ул.
Киңәше дә бик гади иде. Баланы бакчага илтергә һәм  аның үз-үзен тотышын күзәтергә. Әгәр дә ул атна-ун көн узгач та елаудан туктамаса, минут саен әнисен эзләсә, көннәр буе кәефсез йөрсә, димәк бакчага барырга әле иртә. Хәер, иртә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Психолог сүзләренчә, кайсыбер бала биш яше тулгач та садикка әзер булмаска мөмкин. Һәрвакыттагыча, барысы да баланың үзеннән, аның холкы нинди булуыннан тора.
Менә шулай, җәмәгать. Бу сөйләшүдән соң мин кызыма балалар бакчасының кирәк һәм файдалы булачагына тагын бер кат ышандым. Шулай да, садикка киткәнче балалар бакчасына йөрүнең плюс һәм минуслары турында мәгълүмат җыярга булдым. Анысы турында инде киләсе язмада укырсыз.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев