Балалар бүлмәсендә тәртипсезлек – шапшаклыктан ничек котылырга?

 
Балалар бүлмәсен ата-аналар бик ачуланганда, гадәттә, дуңгыз абзары, дип атый. Бу зона миналы кырны хәтерләтә: тегендә – лего детальләре, монда – конфет кәгазьләре, киемнәр дә шунда ук ауный. Тәртипсезлек проблемасы бер җирдә генә булса бер хәл. Ул бит, йогышлы чир кебек, башка бүлмәләргә дә тарала. Без ата-аналарга балаларын "тәртипкә" салу өчен махсус шпаргалка тәкъдим итәбез.

Үзеңнән башла!


Балалар ата-аналарының гадәтләрен кабатлый. Шуңа да, берене чиратта, үзеңнән башла. Синең бүлмәңдә берәр нәрсә аунап ятмыймы?
Бала кечкенә булганда, аның әйберләрен җыештырганда, моның турында аның аңына сеңдерә барырга кирәк. Мәсәлән, сез аның сөлгесен алып куясыз, ул сөтен эчеп бетергәч, шешәне юып, киптерәсез. Бу эшләрне башкарганда, ни эшләгәнегезне сүзләр белән әйтеп барыгыз.
Монтессори системасын практикасын кулланучы әти-әниләр 1,5 яшьлек бала тәртипкә өйрәнә башлый, дип саный. Әлбәттә, 8 яшьлек баланың әнисе үзе артыннан җыештырганда, моны комментарийлар белән бәйләп барса, бала әнисенә стресстан булыша торган витаминнар эчәргә кирәк, дип уйлаячак. Шуңа да яшүсмерләр өчен башка тактика кулланырга кирәк.

Педагогика: әни – бергә – үзем


Танылган педагог Юлия Гиппенрейтер фикеренчә, теләсә нинди мөстәкыйль эшкә бала гади схема буенча өйрәнә ала. Башта ата-аналар моны балага үзләре күрсәтә. «Кара, мин киемнәремне ничек шкафка төреп куям», ди алар. Аннары шул үк күнегүне бала белән кабатлыйлар: «Әйдә, синең киемнәреңне бергәләп шкафка төреп куябыз». Нәтиҗәдә, бала үз киемнәрен үзе төреп куярга өйрәнә. Баланы мактап торсаң, бу аны тагын да үсендерә. Моңа, әлбәттә, сабырлык кирәк.

«Куянның хәтере калган» методы



Бу ысул бөтен уенчыкларын хәтерендә тоткан балаларга туры килә. Үз әйберләрен җыярга яратмаучы балаларга туры килүче иң популяр метод бу. Аның принцибы бик гади: җыелмаган уенчыкларны чүплеккә тотып аталар. Балага болай дип әйтергә мөмкин: «Син калдырып киткәч, куяннның хәтере калган да, ул китеп барган». Шок-версиясе мондый булырга мөмкин: «БӨТЕН уенчыклар забастовка оештырган».
Мәктәп укучылары белән инде башкачарак кыланырга кирәк. Монда усал әти дә житеп тора. Ул өченче тапкыр кисәткәннән соң, ата кеше баланың аунап яткан әйберләрен үзе җыя башлый. Кызының яраткан джинсасы, дәфтәрләре дә якын-тирәдәге чүплектә ауный.
Күп кенә ата-аналар никадәр яраткан джинса булмасын, аны, чыннан да, тотып атарга кирәк, дип саный. Чөнки киресенчә булганда, бу ысул бернинди дә нәтиҗәгә китермәскә мөмкин. Бала үз әйберләрен үзе җыештыра икән, аны мактарга да онытмагыз.


***
Эргономика турында да онытмагыз! Бәлки сабый, кирәкле киштә һәм тартмаларга буе җитмәгәнгә күрә генә киемнәрен, әйберләрен тутырырга яратмыйдыр?:)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: