Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балаларыгызны талаштыруның 6 ысулы

Кайвакыт әти-әниләр, үзләре дә сизмәстән, бертуганнар арасына кара мәче йөгертә...

Кайвакыт әти-әниләр үзләре дә сизмәстән бертуганнар арасына кара мәче йөгертә. Әлбәттә, бу зыян алырга теләгәнлектән түгел, ә тәрбияләү максатыннан. Тик ахыры шулай тәмамлангач аның нидән башланганы әллә ни әһәмиятле түгел шул.
Шуңа сезнең игътибарга бала белән ДӨРЕС сөйләшү кагыйдәләрен тәкъдим итәбез.

1. Һәрдаим кем олы, кем кече икәнен әйтеп тормагыз
"Аңа нишләсә дә ярый, ул бит кечкенә", "Юл куй, син бит олырак!", "Абыеңа каршы дәшмә!" — бу сүзләрне онытыгыз. Аралары 1-2 генә түгел, 5-6 яшь булса да, яшүсмер бала да сезнең игътибарыгызга, яклавыгызга мохтаҗ. Араларында нәфрәт тудырмас өчен дөрес формада олы балагызга аңлата белегез: "Мин энеңне ашатам, чөнки ул әле бу эшләрне башкара белми", "Син үзең дә шундый күңелле итеп уйный идең, кушылырга кирәкмидер?"
2. Баларыгызны бер-берсе белән чагыштырмагыз
Болай ярамый! "Син әле дә 2 сүз сөйләшә белмисең, абыең бу яшьтә озын-озын җөмләләр белән аңлата иде инде!", "Апаң бөтен эшләрен бетергән, син һаман маташасың"...
Һәр бала да индивидуаль сыйфатларга ия, берәү бар эшләрен дә тиз башкарса, икенчеләргә салмаклык хас. Аларны чагыштыру кирәкми.
3. Әйбәт һәм начар балага бүлмәгез
Ярлык элеп, рольләр биреп тәрбияләргә бик җиңел, тик дөрес түгел. "Ул һаман күңелсезлекләргә эләгә", "Ул минем авыр бала шул" дип әти-әниләр үзләрен акларга тырыша. Гаиләдә балалар саны күп, тәрбиягә вакыт аз калганда бу сүзләр еш кабатлана. Тора-бара әти-әнигә ияреп башка туганнары да баланы шул сүзләр белән "кыерсыта" башлый. Ә кыерсытылучы бу сүзләр аңына сеңеп үзе дә ышана башлый.
4. Көндәшлек уятмагыз
Ярамый: "Кем беренче өйгә йөгереп кайтып җитә?", "Кем тизрәк боткасын ашап бетерә?"
Баланы үзең теләгәнне эшләтергә бер дигән ысул. Тик ул команда духын бетереп, бертуганнарны бер-берсенә каршы котырта.
5. Икесенә бер эш кушыгыз
Ярамый: "Футбол абыең уйный, син хоккейга йөрерсең"
Бала олы туганына карап гел футбол турында хыялланырга, үсә төшкәч хыялына каршы килгәнегез өчен үпкәсе калырга мөмкин. Аның теләгенә игътибар бирегез.
6. Ачулы сүзләрен эчендә калдырмагыз
Бала ачулы булганда, "Энең турында андый сүз әйтмә!" дип туктатмагыз. Үз фикерен белдерергә аның тулы хокукы бар. Боларны әйткән очракта балага дөресен аңлату – сезнең бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев