Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

“Балам сулагай!” Куркыргамы, юкмы?

Әни булгач, баш әллә нинди моңа кадәр уйга да кереп карамаган проблемалар белән тула икән. Уңагай-сулагайлык мәсьәләсе шундыйларның берсе. Бу тема мине кызыбыз дөньяга килгәнче үк кызыксындыра башлага...

Әни булгач, баш әллә нинди моңа кадәр уйга да кереп карамаган проблемалар белән тула икән. Уңагай-сулагайлык мәсьәләсе шундыйларның берсе. Бу тема мине кызыбыз дөньяга килгәнче үк кызыксындыра башлаган иде инде. Хәер, “кызыксындыра” дип әйтү урынлы булмас, “шүрләтә” дип төзәтик әле...
Фото: https://www.vladtime.ru/nauka/582102
Ни өчендер минем башка “сулагай булу начар” дигән фикер сеңгән. Ник дигәндә, мин үзем дә сулагай буласы булганмын. Тик әни ничек итсә иткән, мине уң кул белән ашарга, уң кул белән язарга өйрәткән. Ә менә кайчы белән кисү, пычак белән турау, җир казу кебек эшләрне мин гомерем буе сул кулым белән башкарам.
Шуңа күрә авырлы вакытта “кызыбыз бу яктан миңа ошамаса ярар иде” дип теләп йөрдем. Әгәр калакны сул кулга тота башласа, ничекләр уң кулга өйрәтәсе булыр инде дип борчылдым. Тик, Аллага шөкер, кызыбыз баштан ук калакны уң кулына тотарга күнекте. Минем исә җилкәдән авыр йөк төшкәндәй булды, билләһи. Уңагай була икән, мин әйтәм!
Тик бик тиздән тынычлыгым бозылды бит! Игътибар итәм: кайвакыт кызым калакны сул кулга тотып ашый. Кашыкны әле уң кулга, әле сул кулга күчерә. Башыма тагын кайгы төште.
Нишләдем, дисезме? Әлбәттә, интернетка мөрәҗәгать иттем. Анда әлеге темага кагылышлы язмаларның очы-кырые юк, нигә кергәнеңә үкенерлек! Тик, Аллага шөкер, бер бик яхшы мәкаләгә тап булдым. Аны яхшылап укып чыккач, барлык куркуларым, шик-шөбһәләрем җилгә очты. Хәзер сезгә дә сөйлим. Бер сәбәпсезгә “баш авырттырасыгыз” килмәсә, игътибар белән укыгыз.
Бактың исә, 3 яшькә кадәр баланың уңагаймы, сулагаймы икәнлеген билгеләп булмый икән! Өч яшькә кадәр баш мие бик тә үзенчәлекле камилләшә һәм әйдәп баручы як вакыт-вакыт алышынып тора, ди. Ягъни, берара баланың уң кулы яхшырак эшләсә, берничә айдан ул шактый җиңел генә сул кулга өстенлек бирә башларга мөмкин. Һәм бу әлеге чорда норма булып санала.

Минем өчен иң зур яңалык исә шул булды: белгечләр фикеренчә, сулагай булу гадәти күренеш һәм аңа каршы көрәшергә кирәкми. Тик бу өлкәдә дә махсус кагыйдәләр бар. 3-4 яшькә кадәр балага һәрвакыт ике кулына ике предмет тәкъдим итәргә кирәк: ике карандаш, ике туп, ике калак. Бу – балага сайлау мөмкинлеге тудыру дип атала! Бәлки ул төрле шөгыль өчен төрле кулдан файдалана торгандыр. Ягъни, ул ике кулына ике предмет ала. Аннары исә кайсы кул белән уйнавы, ашавы, рәсем ясавы уңайлырак, шунысын калдыра.
Һәм иң мөһим киңәш исә: баланы сул кулы белән предметлар алган өчен ачуланырга ярамый! Бу файдага түгел, дип кисәтә белгечләр.
Менә шулай, җәмәгать! Һәрнәрсәнең “ские” бар икән бу тормышта. Кайчакларда сиңа дөрес булып тоелган нәрсәләргә дә караш тиз арада үзгәрә дә куя. Хәзер инде балам сулагай булыр дип борчылмыйм. Аллага шөкер, җилкәдән шактый катлаулы йөк төште дип сөенеп йөрим.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев