Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланың игътибарлылыгын арттырабыз! /күнегүләр/

Вакыт су урынына ага: күз ачып йомган арада әле кичә генә тәпи киткән бала, бүген мәктәп яшенә җиткән шикелле тоела. Мәктәпкә җибәрер алдыннан баланың игътибарлылыгы өстендә эшләргә онытмагыз! Дәрес ә...

Вакыт су урынына ага: күз ачып йомган арада әле кичә генә тәпи киткән бала, бүген мәктәп яшенә җиткән шикелле тоела. Мәктәпкә җибәрер алдыннан баланың игътибарлылыгы өстендә эшләргә онытмагыз! Дәрес әзерләү, укытучыны тыңлау, уку-язуга өйрәнү - барысы да игътибарлылыкны сорый.

Игътибарлылыкны төрле уеннар ярдәмендә арттырып була.
Бер-берсеннән артык аерылмаучы фотосурәтләрдә охшашлык һәм аермаларны эзләтегез. Башта кәлам белән тамгалатып барсагыз да була, тора-бара хәтердән генә санавын сорагыз.
Буягыч (раскраска) та әти-әнигә ярдәмгә килә. Фломастер, буяу кәгазьләренә номер сугып чыгыгыз. Буягычның әле буялмаган өлешләренә дә кулланырга тиешле төснең санын языгыз. Баланың бурычы - тиешле карандашны табып тиешле өлешне буяу булачак. Хәзер кибетләрдә мондый типтагы әзер буягычларны да табарга мөмкин.

Тагын бер кызыклы уен. Картоннан 20 карточка кисеп алыгыз, аларны номерлагыз. Шуннан соң болгатып 10-сын үзегездә калдырыгыз, икенче яртысын балага бирегез. Аннан карточкаларны берәм-берәм тәкъдим итә башлагыз: мисалга, сез аңа 3-нче номерлы карточканы күрсәттегез икән, ул 2 һәм 4-нче эзләп табарга тиеш. Әле санарга өйрәнеп кенә килүче балалар өчен бу цифрларны истә калдыру өчен дә шәп күнегү.
Якты, ачык төсләрдәге предметлар кулланып уйнасагыз да баланың игътибары яхшырыр. 5-6 төрле төстәге уенчыкны алыгыз. Тиешле бер тәртиптә урнаштырганнан соң, баланың күзен йомдырыгыз, үзегез берәр уенчыкны качырып куегыз. Бала кайсы уенчык югалганын белергә тиеш. Югалган предметны сурәтләп күрсәтергә сорасагыз да була: нинди төстә, нинди зурлыкта, һ.б.
Бу уеннарның нәтиҗәлелеге булсын өчен көнегезнең 10 минутын багышлау да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев