Баланы кайчан һәм ничек укырга өйрәтергә?

Психологлар фикеренчә, баланы интонация белән, кычкырып укытырга кирәк. Шулай ук өстәл уеннары да баланың уку сәләтен арттыра икән.

Нейропсихология белгечләре белдерүенчә, баланы 5 яшьтән дә иртәрәк хәреф танырга өйрәтә башларга кирәкми. Баксаң, символларны танырга этәрүче баш миенең махсус өлеше шушы яшькә генә формалашып бетә икән.
Бала укыган предметларын күз алдына китереп барырга тиеш. 5 яшькәчә бала бөтен мәгълүматны да кабул итеп бетерә алмый. Артык иртә укый башлау киләчәктә дислексия и дисграфиягә китерергә мөмкин. Бу - хәрефләрне көзгедәге чагылыш аша язу дигән сүз. Мондый хәл булмасынга балагызны офтальмологка күрсәтегез.
Инде яше тулып укый башларга уйлагансыз икән, нинди дәреслек сайлау соравы килеп баса. Монда күп уйлап торасы юк: гадәти "Әлифба"дан башларга кирәк. Бер битне кат-кат өйрәнмәгез, иң әйбәте - һәр көнне яңа хәреф тану. Әгәр 15нче биткә җиткәндә балагыз инде өйрәнгән материалның яртысын оныткан булса, борчылмагыз: бу - куркыныч түгел. Ахырга таба бала күләмле мәгълүматны да истә калдырырга өйрәнә.
Җөмләләр укырга өйрәнгәннән соң, аны киредән сөйләп күрсәтергә сорагыз. Кече яшьтәге балалар, гадәттә, хәреф тану белән мавыгып, укыганның мәгънәсенә төшенмиләр. Укыганын сөйләп күрсәтә алмый икән, бер җөмләне берничә кат укытыгыз, җөмләләр санын арттыра барыгыз.

Балагыз тиз укый алмаса да орышырга ашыкмагыз. Мисал өчен, бала инде 1 ел укый белә, тик тизлеге һаман юк. Тик ул аннары 1 ай эчендә олы кеше кебек тиз укый башларга мөмкин. Иң мөһиме - даимилек.
Кычкырып укырга сорауның тагын бер плюсы бар. Ул да булса - грамматиканы көчәйтү. Кычкырып укыган бала язганда да хата җибәрми. Тыныш билгеләренә тиешле интонация биреп уку да мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: