Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы көчләп ашатырга ярыймы?

“Җәй җиткәч, балам ашаудан калды”, – дип сезгә зарландым-зарландым да, уйга калдым. Кагыйдә буларак, без бала тиешенчә ашамаса борчыла, нервылана башлыйбыз. Ул күпме һәм ничек ашарга тиеш – барысын да...

“Җәй җиткәч, балам ашаудан калды”, – дип сезгә зарландым-зарландым да, уйга калдым. Кагыйдә буларак, без бала тиешенчә ашамаса борчыла, нервылана башлыйбыз. Ул күпме һәм ничек ашарга тиеш – барысын да үзебез билгелибез. Ә бу дөрес микән соң?
Фото: pixabay.com
Һәркем хәтерли, кечкенә вакытта әти-әни, әби-бабай безне һәрвакыт көчләп ашата иде. “Тәлинкәгә бүлгәнне ашап бетер, бәхетеңне калдырасың”, – янәсе. Ә бит бала моңа чын күңелдән ышана. Әле дә хәтерлим, шушы сүзләрдән соң ашказанына сыймаган ризык шулкадәр кадерле булып тоела башлый, теләсәң теләмәсәң дә кабып бетерәсең. Киләчәктәге бәхетле тормыш өчен... Ә иң кызыгы, бу гадәт хәзер дә аңга кереп калган. Тәлинкәдә ризык калдыру ярамый торган хәл, оят эш кебек тоела.
Диетологлар исә беравыздан мондый тәрбиянең ялгыш булуын кабатлый. Балага ризыкны мәҗбүриләп каптыру дөрес түгел икән. Ни өченме? Хәзер барысын да тәфсилләп сөйлим.
Белгечләр, беренче чиратта, баланың ничек ашавына игътибар итәргә куша. Кагыйдә буларак, алар калакны авызга алгач, ризыкны шундук йотып җибәрмиләр, ә аны бераз тел очында әйләндереп торалар. Безгә исә бу бала ризык белән уйный кебек тоела, “әйдә йот инде” дип ашыктыра башлыйбыз. Ә чынлыкта исә алар шул рәвешле тел очындагы баллы, ачы, тәмле, тәмсезлек өчен җавап бирә торган рецепторларны эзлиләр икән, эчке тоемлау ярдәмендә файдалы ризыкны аерырга өйрәнәләр, дип ассызыклый белгечләр.
Алай гына да түгел, бала ризыкны авызда тоткан вакытта рецепторлар бик тиз эшкә җигелә һәм алар баш миенә туклылык турында сигналлар җибәрә башлый. Моның өчен аңарга нибары 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә бала өстәл янында һәрвакыт озаклап утыра һәм организмга ризык нинди күләмдә кирәк, бары тик шулкадәр генә ашый.
Ә без исә моны, әлбәттә, белмибез-аңламыйбыз. Бала һәрвакыт ач кебек тоела. Ничек итсәк итәбез, баланың авызын күбрәк ризык белән томаларга омтылабыз. Ә бу нәни организм өчен бер файда да китерми, ә киресенчә, зыян сала. Табигать тарафыннан бүләк ителгән табигый механизмнар буталчыклана.
Нәкъ менә шуңа күрә белгечләр баланы ашату мәсьәләсендә бик тә игътибарлы булырга чакыра. Әле алай гына да түгел, өлкәннәргә дөрес итеп туклану өчен нәкъ менә нәниләрдән үрнәк алырга киңәш ителә. Балалар кебек озак итеп, тәмләп ашарга кирәк. Бары тик шул чагында гына организм дөрес туклана, дөрес итеп камилләшә дигән сүз...
Менә шулай, җәмәгать. Бүген шушындый яңалыклар белдем дә, сезнең белән уртаклашырга ашыктым. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Килешәсезме?
Мин исә үз өстемдә эшләргә карар кылдым. План инде әзер:
1. Бала ашамый дип борчылмаска.
2. Аның туклануын контрольдә тотарга, тик артык күп ашатырга тырышмаска.
3. “Тәлинкәдә бәхетең кала” дигән сүзләр һәм уйлар белән мәңгегә хушлашырга.
Мин иртәгә башлыйм. Ә сез?
Фото: pixabay.com
P.S. Бу язманы әти-әни, әби-бабайларыгызга күрсәтә күрмәгез тагын! Минем башны бетерәләр алайса!
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев