Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы ничек татарча өйрәтергә?

Соңгы вакытта яшь ата-аналардан әлеге сорауны көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Күп гаиләләр, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләргә, бу проблема аеруча таныш. Ничек кенә сәер яңгырамасын, өйдә бары т...

Соңгы вакытта яшь ата-аналардан әлеге сорауны көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Күп гаиләләр, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләргә, бу проблема аеруча таныш. Ничек кенә сәер яңгырамасын, өйдә бары тик татарча гына сөйләшкән гаиләләрдә дә бакчага йөри башлаган бала кинәт кенә русчага күчә.

Дөресен әйтим, бу мәсьәлә мине авырлы чакта ук борчый башлаган иде инде. Ник дигәндә, ирем татарча начар сөйләшә, өйдә күп очракта русча аңлашырга туры килә. Һәм көн кебек ачык: бу баланы татар теленә өйрәтүдә шактый зур киртә булачак... Ә мин кызымның татарча да, русча да матур итеп сөйләшүен телим.
Өстәвенә, дусларым, танышларым арасында да бу проблема белән очрашкан парлар бихисап. Мәсәлән, күршеләребезне генә алыйк. Гап-гади татар гаиләсе. Өйдә барысы да матур әдәби татар телендә аралашалар. Үзем шаһит: кызлары өч яшькә кадәр бер рус сүзе дә белми иде. Хәзер исә аңа биш яшь һәм ул бары тик рус телендә генә аралаша. Син аңа татарча дәшәсең, ә ул сиңа русча җавап бирә. “Балалар бакчасында да татар төркеменә йөри, югыйсә. Тик аның исеме генә инде, ахрысы. Барлык балалар да үзара русча аралашалар. Кызыбыз да рус телен хәзер су урынына эчә. Татарча сөйләштереп булмый”,  – дип сөйләп торды әнисе.
Икенче бер танышларымда шул ук хәл. Хәер, аларда әле татар телен искә төшерү буенча алга китеш күзәтелә башлаган. Энесе тугач, өлкән малайлары аның белән татарча гына аралаша ди. “Мин русча эндәшсәм, ул аңламаячак. Чөнки мин үзем дә кечкенә чакта бу телне белми идем”, – дип әйтә икән.
Менә шулай, җәмәгать. Әлеге мисаллар мине чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр иткән иде. “Баламны ничекләр татарчага өйрәтәсе булыр инде?” – дип хафаланганым әле дә хәтердә. Һәм юкка булмаган икән. Кызымның теле тулысынча ачылып бетте диярлек, тик ул чыннан да татарча сөйләшми. Мин исә оялам. Авылга кайтсам, туганнар күземне ачырмый. Бу юлы да: “Монда бөтен Татарстан татар теле өчен көрәшкәндә нишләп әле син кызыңа туган телен өйрәтмисең?” – дип шелтәләделәр әле.
Юк, мин тырышмыйм түгел, тырышам. Татарча бишек җырлары җырлыйм, аның белән татар телендә генә аралашам, татар китаплары укыйм. Татар телен аңлый, тик барыбер русча җавап бирә. Әле беркөнне әнигә дә: “Кызымны алып кайтам, татарчага өйрәтеп бирегез”, – дигән идем, “Үз балаңны үзең өйрәт, миңа сезне өйрәтү дә җиткән”, – дип кенә җаваплады. Шулай булгач, әби-бабайга да салынып булмый хәзер.
Хәер, күптән түгел бер танышым “балам татарча белми” дип зарланганымны тыңлап торды да, бер яхшы киңәш бирде. Бактың исә, ул бары тик русча гына аралаша башлаган баласын  көннәрдән бер көнне “ишетми” башлаган икән. Ягъни, әгәр бала русча сорау бирсә, ишетмәмешкә салыша яки “мин аңламыйм” дип әйтә. Бала исә теләсә-теләмәсә дә татарчага күчәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәсе дә озак көттермәгән: малай хәзер татарча да, русча да матур итеп аралаша. Әллә миңа да шул ысулны кулланып карыйсы инде?
Ә сезнең гаиләләрдә ничек? Татар телен “оныта” башлау проблемасы белән очрашмадыгызмы? Бәлки аны хәл итүнең башка ысулларын да беләсездер? Языгыз әле...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев