Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланың режимын көйлибез: мөһим киңәшләр

Әлеге мәсьәлә беренче карашка гына бик гади кебек тоела икән. Ә инде режим көйләү проблемасы үз башыңа төшкәч, хәлләр мөшкелләнә... Фото: pixabay.comЯңа ел чоры бөтен тормышның астын-өскә китерә, диюл...

Әлеге мәсьәлә беренче карашка гына бик гади кебек тоела икән. Ә инде режим көйләү проблемасы үз башыңа төшкәч, хәлләр мөшкелләнә...
Фото: pixabay.com
Яңа ел чоры бөтен тормышның астын-өскә китерә, диюләре чын-чынлап дөрес, ахрысы. Үзебезнең генә түгел, баланың режимы да тулысынча үзгәрде. Хәер, кызыбызның режимын моңа кадәр дә “идеаль” дип әйтеп булмый иде. Тик йокы турында  төнге 12дә генә искә төшерүне гомумән дә хәтерләмим.
Ә монда исә сабыебызның йокы сәгатьләре кинәт кенә  күзгә күренеп кимеде. Моңа кадәр кичке 10-11дә караватына ашыккан бала, 12 тулгач та, “йокламыйм”, - дип талаша башлады. Алай гына да түгел, безне елау белән генә җиңеп булмаячагын аңлагач, йокы сәгатен хәйләкәрлек белән кичектерергә карар кылды. Башта китап укыта, йокларга ятып 10-15 минут узгач, кинәт кенә я эчәсе, яисә инде бәдрәфкә барасы килә башлый. Аннары соң башка бүлмәдә калган курчаклары исә төшә. Аларын да берәм-берәм үзе янына ташыта. Шулай итә торгач, сәгать беренче ярты җитә. Ничек түзмәк кирәк, я...
Ярты ай дәвамында шулай җәфалангач, без кызыбызның режимын көйләргә карар кылдык. Тик дөресен генә әйткәндә, моңарга телевизор каналларының берсендәге балалар йокысына багышланган махсус программа этәргеч булды. Бактың исә, аз йоклау баланың үсешенә начар йогынты ясый икән.
“Үсеш гормоны йокының дүртенче стадиясендә генә эшләнә башлый. Әгәр дә бала соң ята икән, әлеге процесс өчен вакыт бик аз кала”, - дип ассызыклый белгечләр. Аннары, режимлы балалар яшьтәшләренә караганда җитезрәк, үҗәтрәк булалар икән.
Менә шушы мәгълүматлар турында белдем дә, озакка сузмый гына эшкә керештем. Тик дөресен әйтим, тырышлыгымның нәтиҗәсен бары тик ярты ай узгач кына күрә башладым. Беренче чиратта, әлбәттә, китаплар ярдәмгә килде. Йокы алдыннан әкият уку традициягә әверелде. Хәзер бала белә:  әкият укыйлар икән, димәк, йокы сәгате җитә. Көндез “әйдә, китап укыйбыз”,  - дисәң дә, йокы киемен күтәреп килеп җитә, балакаем.
Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: безнең бала телефон, ноутбук, телевизор яктысына артык сизгер. Изрәп йоклаган вакытта да янында телефон тотып утырсаң, күзен ачып карарга мөмкин. Шуңа күрә баланы йоклатыр алдыннан әлеге төр җиһазларның барысын да читкә алып куя башладык. Гомумән, йоклаган бала янында телефон тотып утырмаска тырышам.
Ә шушы көннәрдә генә тагын бер ачыш ясадым. Баланың режимын көйләүнең иң яхшы ысулы – әлеге процесска үзең дә кшылу икән бит. Ягъни, баланы сәгать 22.00 дә йоклатасың икән, үзеңә дә шул вакытта ятарга тырышырга кирәк. Бөтен гаилә белән ятып йокласаң, сабый теләсә-теләмәсә дә сезнең арттан кабатларга тиеш була.
Менә шундый артык гади, тик бик мөһим киңәшләр, җәмәгать. Бәлки сездә тагын да файдалыраклары бардыр. Уртаклашыгыз...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев