Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы садикка илтәбез – уңай һәм тискәре яклары

Инде белгәнегезчә, күптән түгел кызым балалар бакчасына йөри башлады. Тиздән ике ай була инде. Шушы вакыт эчендә әлеге урынның барлык уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп бетердем бугай инде. Алар турында...


Инде белгәнегезчә, күптән түгел кызым балалар бакчасына йөри башлады. Тиздән ике ай була инде. Шушы вакыт эчендә әлеге урынның барлык уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп бетердем бугай инде. Алар турында сезгә дә сөйлим.
Әлбәттә, баланы садикка йөртә башлауның иң начар ягы – СТРЕСС. Кагыйдә буларак, балага  әнидән аерылу бик авыр. Без шулай ук чыгарма булмадык. Беренче атнада бакчаны яратып йөрде-йөрүен. Тик садикка баруның гадәти хәлгә әверелүен аңлый башлагач, истерика куптара башлады. “Бакчага бармыйм”, “киенмим”, “кайтасым килә”... Ә иң мөһиме, иртәләрен ул бары тик минем генә нервыны бетерә. Садикка килеп керүгә, елаудан “шып” итеп туктый. Тәрбияче дә: “балагыз сезнең янда гына елый, борчылмагыз”, - дип юата. Шуңа күрә әлеге елауларны йөрәгемә якын алмыйм инде хәзер. Иң мөһиме, иртүк түзәргә!
Бакчаның тагын бер минусы, әлбәттә инде, АВЫРУЛАР. Беркемгә сер түгел, өйдә утырырга күнеккән бала сабыйлар арасында кайнашкач, еш чирли башлый. Әле маңкалый, әле температурасы күтәрелә. Эчәклек инфекциясе булса, гомумән, бөтен төркемнәре белән авырый башларга мөмкиннәр.
Тагын бер тискәре ягы – биредә балага ШӘХСИ ЯКЫН КИЛҮ юк. Ягъни, бөтен балага да бертөрле карыйлар. Синең сабыең үсеш, камиллек ягыннан югарырак торырга яки, киресенчә, башкалардан бераз калышырга мөмкин. Тик моңа игътибар бирүче юк, биредә барысы да тигез.
Ә хәзер балалар бакчаларының уңай якларына тукталыйк.
Беренче урынга мин, әлбәттә, ҮСЕШНЕ  куям. Кагыйдә буларак, биредә балалар өйдәге сыман уйнап, мультфильм карап кына утырмый. Алар рәсем ясыйлар, пластилиннан фигуралар әвәлиләр, бию, логопед, физкультура белән шөгыльләнәләр. Минем өчен исә бу аеруча зур плюс! Сез яхшы беләсез, мин озаклап уйнап, рәсем ясап утыра торган кеше түгел. Шуңа күрә моның ише эш белән мин түгел, ә башкаларның шөгыльләнүе миңа ошый. Аллага шөкер, бала өйдәге кебек гаджет, телевизорга капланып утырмый хәзер.
Өстәвенә, бала үзен башка сабыйлар белән чагыштыра, алардан үрнәк ала башлый. Мәсәлән, минем кыз бер урында озаклап утыра белми. Тик дусларыннан күреп, ясый башлаган рәсемнәрен, пластилиннан фигураларын ахырына кадәр җиткерә башлады хәзер.
Бакчаның тагын бер мөһим плюсы – РЕЖИМ. Бала вакытында ашый, йоклый, урамга чыга.
МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК турында шулай ук онытырга ярамый. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү бер дә җиңел түгел. Ә менә балалар бакчасы сезгә һичшиксез ярдәмгә киләчәк. Мөстәкыйль рәвештә ашау, йоклау, киенү, конфликтларны хәл итү – барысына да садик өйрәтә.
Төп пунктлар менә шулар, җәмәгать. Укыгыз да, уйлагыз. Җиде кат уйлап, бер кат кисәр өчен менә дигән мөмкинлек сезгә.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев