Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланың укыйсы килми. Нишләргә?

Сентябрь – бик авыр ай. Бигрәк тә сабые беренче тапкыр мәктәпкә киткән әти-әниләр өчен. Сөенә-шатлана беренче сыйныфка укырга киткән бала берничә көннән соң: “Мин бүтән мәктәпкә бармыйм!” – дип кайтса, нишләргә?

Иң мөһиме – моңа әзер булырга. Психологлар шундый киңәш бирә. Уку елының беренче өч ае – ияләшү вакыты. Бөтен бала да бертөрле түгел. Кемгәдер уку, мәктәп, сыйныфташлары беренче көннән үк ошаса, икенче берәүләр өчен вакыт кирәк.

Бала «кызу» икән, мөгаен, аңа дәрестә утыру, укытучы кушканны үтәү авыр булыр. Шуңа да андый баланың энергиясен дәрестән соң “чыгарып бетерергә” кирәк. Саф һавада йөрү, спорт түгәрәкләре – мондый укучы өчен менә дигән ярдәм.

Ә инде тыныч балага, киресенчә, мөгаллимнең кычкырып аңлатуы да ошап җитмәскә, ул тавыштан, сыйныфташларыннан арырга мөмкин. Балагыз мәктәптән: “Бүтән анда барасым килми”, – дип кайтса, моның сәбәбен ачыкларга тырышыгыз. Бала белән күбрәк сөйләшү бик күп проблемаларны җиңел хәл итәргә булышыр.

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен кагыйдәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев