Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бишек җыры һәм әкиятләр – балага файдасы бармы, юкмы?

Бер яшькә-яшь ярымга кадәр минем балама әкият укыганым булмады. Ни өчендер бу турыда уйламадым да. Тик бервакыт балалар мәйданчыгында танышымны очраттым. Сүзара сүз чыгып, ул миннән: “ә син балаңа нин...

Бер яшькә-яшь ярымга кадәр минем балама әкият укыганым булмады. Ни өчендер бу турыда уйламадым да. Тик бервакыт балалар мәйданчыгында танышымны очраттым. Сүзара сүз чыгып, ул миннән: “ә син балаңа нинди бишек җырлары җырлыйсын, әкият укыйсыңмы?”, - дип сорады. Мин югалып калдым...
Фото: pixabay.com
Башымда: “Кызыма инде яшь ярым. Ә аның әле бер тапкыр да әкият тыңлап караганы юк! Бишек җыры... нинди бишек җыры???”, - кебек фикерләр буталды. Нәрсә дип җавап бирергә белми аптырадым. “Юк, - мин әйтәм. - Әкият укыганым юк. Ә менә бишек җырларын җырлаштырам кайчак...”
Юк, ялганлый дип уйлый күрмәгез. Элегрәк бишек җырларын чыннан да җырлый идем. Аннары ни өчендер онытылды. Хәер, “җырлар” диярлеге юк инде. Мин татар телендә бары тик бер генә бишек җыры беләм.
“Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә
Кызкаема бүләккә”.
“Әлли-бәлли бәү итә,
Кызым йокыга китә...” – Монысы җырга керми торгандыр инде, име?
Әлеге сөйләшүдән соң мин уйга калдым. Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта йокларга яткач әнидән мәҗбүри әкият сөйләттерә идек. Бишек җыры җырлаганнары истә калмаган менә. Кечерәк булганмындыр, мөгаен. Тик әлеге әкиятләрне кызыксынып, яратып тыңлаганым әле дә хәтердә. Димә-ә-әк, минем кызымның да әкият тыңлыйсы киләдер бит. Өстәвенә, ул инде зур, барысын да белә, аңлый.
Шуларны уйладым да, эшкә тотындым. Өйдә әкият китаплары җитәрлек. Һәркөн кич, йокларга ятар алдыннан әкият китабын ачам да, кычкырып укый башлыйм. Кызыма исә әкияттән бигрәк китаптагы фотосурәтләр кызык. Йоклыйсы урынга, киресенчә, бөтен йокысы ачыла да китә баланың. Булмый бу болай, мин әйтәм. Башка тактика сайларга кирәк. Нишләргә?
Фото: pixabay.com
Бу проблемадан чыгу ысулы бик гади булып чыкты. Бүлмәдә утны сүндереп, баламны кочагыма алам да, әкият уйлап чыгара башлыйм. Әлеге әкияткә балага кызык булган хәлләрне кертәм, ул яраткан уенчыкларны өстим. Кызыксынып тыңлый кызчыгым. Аннары тәмләп, изрәп йоклап китә.
Бактың исә, әкият укуның файдасы баланы тизрәк йокыга талдыруда түгел икән. Күптән түгел генә бер тапшыруга тап булдым һәм ул минем әкиятләргә булган карашымны тамырдан үзгәртте. Моңа кадәр мин бу шөгыльгә ниндидер ритуал,борынгыдан килгән гадәт буларак кына карасам, хәзер исә аның бала нерв системасы, сәламәтлеге, үсеше өчен файдалы булуын чын-чынлап аңлыйм.
Әкиятләр баланың күз алдына китерү, уйлап чыгару сәләтен камилләштерә. Әкият тыңлаганда ул серле болын, куркак куян, нәни принцессаның нинди булуын күз алдына китерә. Бу баланың иҗади сәләтен үстерә, дип ассызыклый белгечләр.
Әкиятләр баланың сөйләмен дә яхшыртырга сәләтле. Әни кеше әкият укыганда, бала аның тавышын, сүзләр әйтелешен истә калдыра. Логопедлар, мәсәлән, өлкәнрәк балаларны әкият уйлап чыгарырга этәрергә киңәш итә. Бу шулай ук тел ачылышын, авазлар әйтелешен яхшырту өчен кирәк икән.
Әни белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Бу турыда бер тапкыр язган идем бугай инде. Нәниләр йоклар алдыннан әти-әниләре белән вакыт уздырырыга ярата, бу алар өчен үзенә күрә бер ритуал, тынычлану чарасы.
Бала изрәп йоклап китә. Күңелле әкиятләр тыңлаган балаларга куркыныч төш керү куркынычы бермә-бер кими дип белдерә белгечләр.
Фото: pixabay.com
Менә шулай, җәмәгать. Балаларыгызга әкият укыгыз. Ә бәлки сездә әкият укуның башка кызыклы ысуллары, уникаль ритуаллар бардыр? Уртаклашыгыз әле.

Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев