Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бу көздә бала белән эшләргә өлгерергә тиешле 20 эш

Әти-әниләргә киңәш

Урамда яңгырлы, салкын, җилле булса да, көзнең үз матурлыгы бар. Ул үзенең сары яфраклары, “әбиләр чуагы”ндагы пәрәвезләре, уңышлары белән матур. Шушы матурлыкны тоеп, күреп өлгерергә генә кирәк. Көннәр яңгырлы дип өйдә моңсуланып утырырга ярамый. Түбәндәге эшләрне башкарырга өлгерегез.

1.Көзге яфракларны җыеп, алардан гирлянда ясау.

2.Чыршы күркәләреннән берәр эшләнмә ясау.

3. Җәй көне җыеп киптергән үләннәр, җиләкләрдән чәй кайнатып эчү.

4. Көз турында шигырьләр уку, ятлау. Бергәләшеп шигырь язу. Көз – иҗат итү өчен иң шәп вакыт.

5. Кошларга җимлекләр ясау.

6. Алмадан бала белән бергәләп тәмле ризыклар әзерләү.

7. Иң матур сары, кызыл төстәге яфракларны җыеп киптерү.

8. Көзге урманга, паркка барып табигатьне күзәтү. Андагы үзгәрешләр турында әңгәмә оештыру.

9. Көзге урманда яки паркта фотосессия уздыру.

10. Табигый материаллардан Әниләр көненә бүләк ясау.

11. Көзге яфраклар арасында “коену”.

12. Бәрәңгедән “штамп” әзерләп, аның ярдәмендә рәсемнәр ясау.

13. Өй шартларында икмәк пешерү. Бала белән икмәкнең кадере турында сөйләшү.

14. Яфраклар ярдәмендә үз картинаңны булдыру.

15. Урманда гөмбә җыю.

16. Көзге яфраклардан букет ясап, якын кешеләргә бүләк итү.

17. Кояшлы көнне көзге пикник оештыру.

18. Тиздән көзге гөрләвекләр ага башлый. Көймәләр йөздерү, резин итекләр белән гөрләвекләрдә йөрү.

19. Караңгы төшү белән урамга чыгып төнге күк йөзен күзәтү, атылучы йолдызларны санау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев